+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 декабрь 2024, 15:35

Бишбүләктә «Дельта» предприятиесенең участогы эшли башлады

11 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бишбүләктә «Дельта» тегү предприятиесенең җитештерү участогын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Бишбүләктә «Дельта» предприятиесенең участогы эшли башладыБишбүләктә «Дельта» предприятиесенең участогы эшли башлады
Бишбүләктә «Дельта» предприятиесенең участогы эшли башлады

Технологик комплекс 2022 елның декабрендә "Инвестсәгать" утырышында хупланган өстенлекле инвестпроектны гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Бу максатларга якынча 100 млн сум акча юнәлтелгән. Бишбүләктә цех "Дельта" компаниясенең өченче җитештерү мәйданчыгы булды, ул инде Уфада һәм Мәләвездә махсус киемнәр чыгара. Яңа участокта 100гә якын белгеч эшләячәк.

Предприятиенең генеральный директоры Светлана Кузьмина төбәк җитәкчесен кием-салым әзерләүнең технологик процессы белән таныштырды һәм чыгарыла торган продукция үрнәкләрен тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы “Дельта” тегү предприятиесе коллективын яңа участокны эшләтеп җибәрү белән котлады.

- "Инвестсәгать"тә мин Светлана Геннадьевнага алга таба үсәргә тәкъдим иттем, чөнки алар Уфада хезмәт көченә бәйле авырлыкларны тоя башлады. Шул вакыттан алып Бишбүләктә тегү участогы төзү тарихы башланды, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Проектны район башлыгы Артур Мөхлис улы Зарипов хуплады, ул җир кишәрлеген сайлап алуда һәм рәсмиләштерүдә ярдәм итте. Предприятие чыннан да яхшы булып чыкты - якты, җылы, уңайлы хезмәт шартлары. Район халкын чын күңелдән котлыйм. Мондый производстволар безнең кешеләрнең байлыгын ныгыта.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Светлана Кузьминага “Башкортстанның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирде.

Тегү предприятиесе җитәкчесе үз чиратында проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен төбәк Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Аерым алганда, республика "Дельта" компаниясенә чимал, материаллар һәм җиһазлар сатып алуга 22 млн сум күләмендә субсидия биргән.

Моннан тыш, җиңел сәнәгатькә кадрлар белән ярдәм итү өчен Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжының филиалы базасында 2024 елда "тегү эше остасы" дигән яңа белгечлек ачылган, анда инде беренче студентлар укый.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас