Октябрьский шәһәренә эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тармак мәсьәләләренә багышланган “Сәнәгать сәгате” дә үткәрде. Төбәк предприятиеләре һәм һөнәри уку йортлары җитәкчелеге катнашлыгында үткән киңәшмәдә Октябрьский шәһәрендә эшләп килүче предприятиеләрне, шулай ук, Туймазы һәм Бәләбәй районнарының сәнәгать тармакларын яхшы әзерлекле белгечләр белән тәэмин итү темасы үзәккә чыгарылды.
Гомумән, әлеге мәсьәлә тоташ ил күләмендә дә көнүзәк булып кала, чөнки ул, беренче чиратта, икътисадның үсештә булуы турында сөйләсә, икенчедән, предприятиеләргә эшче көчләр җәлеп итү белән бергә, яңа хезмәткәрләр әзерләү буенча эшчәнлекне киң җәелдерүне дә таләп итә. Полимер чималыннан пластмасса әйберләре чыгаруга махсуслашкан “Альтернатива” җәмгыяте Октябрьскийда кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итеп, продукция җитештерүне елдан-ел арттыра баручы предприятиеләрнең берсе булып тора.
Әйткәндәй, республика Башлыгы Радий Хәбиров, эш сәфәре барышында “Альтернатива” заводы эшчәнлеге белән танышып, җитештерү куәтләренең нәтиҗәле эшкә кушылуына, компаниянең үсеш стратегиясенә дә югары бәһа бирде. “Сәнәгать сәгате”ндә исә, көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә буенча “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов коллективта тупланган алдынгы тәҗрибә белән уртаклашты.
– Пластмассадан халык куллануы товарлары җитештерү буенча Русия лидеры мондый дәрәҗәдәге көнүзәк мәсьәләләрне дә үзаллы хәл итәргә күнеккән, – дип билгеләде Раил Камил улы чыгышында. – Предприятиедә төп эшче һөнәр ияләрен, атап әйткәндә, кою һәм пластмасса кабарту станоклары машинистларын, төрүчеләрне һәм продукция ташучыларны үзебез әзерлибез. Моңа инде 36 еллык эш тәҗрибәсе булышлык итә. Инженер вазыйфаларына да коллективта үстерелгән кадрларны куюга өстенлек бирелә, бу максатка ирешү өчен аларга махсус белем алуда ярдәм итәбез, кирәк дип табылган очракта, белгечләр квалификация күтәрү курсларына җибәрелә.
Җитештерү циклы буенча “Альтернатива” аерым үзенчәлекләргә дә ия, шуңа бәйле, кадрлар белән тәэмин итүнең гадәти алымнары аңа туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Шуңа да алар озайлы чорга исәпләнмәгән, чөнки аерым төр белгечләрнең производствода кулланылыш вакыты – бер, күп дигәндә, ике ел белән чикләнә. Монысы инде җитештерү ассортиментының тиз үзгәрүенә бәйле, атап әйткәндә, аерым төр товарлар ике ел эчендә җитештерү челтәреннән төшеп калырга да мөмкин. Ягъни, барысын да платмасса товарлары базарындагы сорау хәл итә, теге яки бу әйбергә ихтыяҗ кимегән очракта, аны чыгаручы белгечләрнең дә кирәге калмый.
Шул ук вакытта, сәүдәдә сорау арткан очракта, аларны җитештерүгә махсуслашкан аерым төр белгечләр күбрәк таләп ителә башлый. Шуңа да заводта кадрлар мәсьәләсенең зур игътибар таләп итүе табигый. Килеп туган хәлдә стратегик планлаштыруга күчү отышлы дип табылды һәм кадрлар белән эшләү системасына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, сәләтле һәм оста белгечләрне җәлеп итү максатында, эш бирүче тарафыннан аларга карата дәртләндерү чаралары кулланыла. Икенчедән, компанияне кирәкле персонал белән тәэмин итү максатында аерым белгечләрне эш урыннарында саклап калу чаралары күрелә. Сүз дә юк, болар барысы да Русиянең Хезмәт кодексы кысаларында эшләнә, закон бозу очракларына юл куелмый. Хәзерге шартларда үткәрелүче кадрлар сәясәте дә шуны күздә тота.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә “Альтернатива” да соңгы вакытта кертелгән “Маркетинг алымнарын һәм тактикасын кулланып, сәләтле белгечләрне җәлеп итү һәм үстерү процессы” программасына таянып, яхшы гына нәтиҗәләргә иреште. Уку йортларында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге алып бару, максатлы нигездә укыту буенча алар белән тыгыз хезмәттәшлек итү иң нәтиҗәле алымнар булып танылды. “Альтернатива” Октябрьскийның һөнәри уку йортларыннан нефть һәм коммуналь хуҗалык-төзелеш колледжлары белән ныклы бәйләнешләр булдырды. Күппрофильле уку йорты белән хезмәттәшлек предприятие өчен аеруча отышлы, чөнки биредә санлы программа идарәсендәге станокларга токарьлар әзерләнә. Әйткәндәй, шундый берничә белгеч хәзер заводта эшли дә инде. Югарыда телгә алынган уку йортлары студентлары “Альтернатива”да даими рәвештә электрчы, проектлаучы, механик белгечлекләре буенча хезмәт практикасы үтә, бу ике як өчен дә отышлы. Туймазы индустриаль колледжы белән дә шундый хезмәттәшлек булдырылса да, соңгы чорда биредә әзерләнүче белгечләр башка оешмаларга өстенлек бирә. Әмма аларның “Альтернатива”га кайтуына шик юк, чөнки заводтагы шартлар шактый өстенлекле. Бу хезмәт хакына да, социаль тәэминатка да, финанс сәясәтендәге ташламаларга да кагыла.
“Альтернатива” республиканың күп кенә университетлары белән дә бәйләнешләр урнаштырды. Атап әйткәндә, Уфа фән һәм технологияләр университеты белән бәйләнешләр күптәннән килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, агымдагы елның җәендә заводта әлеге уку йортының 19 студенты хезмәт чыныгуы алды. Шушы юнәлештәге эшчәнлеккә ярашлы, предприятиенең 15 белгече “Полимерлар эшкәртү” темасы буенча 300 сәгатьлек әзерлек курслары үтте.
Гомумән, “Альтернатива”ның фәнни-практик учреждениеләр белән бәйләнешләре киңкырлы үсешә. Башкорт дәүләт аграр университеты, Уфа авиация колледжы белән хезмәттәшлек тә “Альтернатива”дагы кадрлар сәясәтенә уңай йогынты ясый. Әйтик, быел 31 хезмәткәр белемнәрен камилләштерү курсларына җәлеп ителгән. Бу юнәлештә аерым подразделениеләргә өстенлек бирелү дә күзәтелә, мәсәлән, инструменталь цех хезмәткәрләренә Казан фәнни-тикшеренү техник университетында максатлы нигездә белем алуга юллама бирелгән. Предприятиедә эшләүчеләрнең балалары да шундый ук юнәлештә Уфа авиация һәм Октябрьскийның нефть колледжларында укый башлады. Болар барысы да кадрлар резервының тотрыклылыгына уңай йогынты ясый.
Кадрлар җәлеп итүгә күп факторлар йогынты ясый. Бу юнәлештә “Альтернатива”ның шәһәрдәге мәшгульлек үзәге белән бәйләнешләрен үрнәк итеп куярлык. Атап әйткәндә, предприятиенең халыкны эш белән тәэмин итү чараларында актив катнашуын билгеләргә кирәк. Вакансияләр ярминкәсендә, мәсәлән, “Альтернатива” бихисап эш урыннары тәкъдим итә, аларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә онытылмый, яшьләр дә игътибардан читтә калмый.
Шул ук вакытта, “Альтернатива” хезмәткәрләренә тудырылган өстенлекләр, эш шартлары, хезмәткә түләү мөмкинлекләре турында да әйтеп үтү зарур. Коллективта берничә ел элек җәелдерелгән “Остазлык хәрәкәте” кадрлар тотрыклыгының нигезен билгели. Матди яктан дәртләндерү дә булышлык итә моңа. Остазларга, мәсәлән, кабул ителгән шартларга ярашлы, төп хезмәт хакының 10 проценты күләмендә өстәмә түләү каралган.
Сүз дә юк, кадрлар белән тәэмин итү буенча эшчәнлектә заманнан артта калырга ярамый. Хезмәт ресурслары белән идарә итү челтәрен санлаштыру кадрлар белән эшләүдә яңа мөмкинлекләр ача, бу предприятиене таләп ителгән персонал белән тәэмин итүгә зур йогынты ясый. Бу юнәлештәге стратегик башлангычлар тиешле нәтиҗә бирә, предприятиегә әзерлекле кадрлар агымы арта, иң мөһиме – алар “Альтернатива”да тудырылган эш шартларын, һөнәри яктан үсү мөмкинлекләрен, хезмәт хаклары ничек артуны тулысынча кабул итеп, коллективны тулыландыруга әзер булып килә. Бу шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларда да сизелә, шулай ук, моңарчы “Альтернатива”га эшкә керергә омтылып та, ниндидер сәбәп белән моны киләчәккә калдырганнарда да чагылыш таба. Бу җәһәттән шунысы ачык: “Альтернатива”да яхшы әзерлекле белгечләрне көтеп алуларына шик юк.
Шул ук вакытта...
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, республика һөнәри белемне эре предприятиеләр ихтыяҗлары өчен яшьләрне максатлы әзерләүгә юнәлтә. Узган елда колледжларда өстәмә рәвештә 600 бюджет урыны булдырылды. Ә һөнәри белем бирүче уку йортларына кабул итүне ел саен 2 мең кешегә арттыру күздә тотыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Октябрьский шәһәре.