0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 декабрь 2024, 18:00

Эшкуарлар Интернет эшчәнлегеннән канәгать

Башкортстанда 2024 елда бизнес җәмәгатьчелеген сораштыру нәтиҗәсендә телекоммуникация хезмәтләреннән канәгатьлек дәрәҗәсе артуы билгеләнде.

Эшкуарлар Интернет эшчәнлегеннән канәгать
Эшкуарлар Интернет эшчәнлегеннән канәгать

Республика эшкуарлары элемтә һәм интернетның һәркем файдалана алырлык булуын, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4,65 баллга бәяләделәр, ул вакытта канәгатьлек дәрәҗәсе 4,53 балл тәшкил иткән иде. Канәгатьлек үсеше 1,03 процент тәшкил итте. Төбәктә элемтә челтәрләрен үстерү «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты максатларына туры килә.

- Инвестиция порталында урнаштырылган форма эшкуарларга бизнесның бу өлкәдәге ихтыяҗларын бәяләргә һәм аны яхшырту өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Канәгатьлек дәрәҗәсе элемтә операторлары һәм безнең ведомство тарафыннан элемтә һәм интернетны үстерү өлкәсендәге дәүләт проектлары кысаларында алып барылган эш нәтиҗәсендә дә артты, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Халыкның телекоммуникация хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булуы турында онлайн-сораштыруны Башкортстан Республикасының инвестиция порталында аноним рәвештә узарга мөмкин. Респондентларга биш баллы шкала буенча дүрт позицияне бәяләргә тәкъдим ителә, башта кайда яшәвен яки эшкуарлык эшчәнлеге алып баруын, шулай ук хезмәтләреннән файдалана торган элемтә операторын күрсәтү зарур.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: