0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 декабрь 2024, 16:43

"Элипсмол" компаниясе моцарелла чыгарырга планлаштыра

Әлшәй районының Раевский авылыннан «Элипсмол» компаниясе аена 360 тоннадан артык моцарелла чыгарырга планлаштыра. Мондый җитештерү куәтенә чыгу 2025 ел ахырына көтелә. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Элипсмол» компаниясенең гамәлгә куючысы Егор Захторенко хәбәр итте.

"Элипсмол" компаниясе моцарелла чыгарырга планлаштыра
"Элипсмол" компаниясе моцарелла чыгарырга планлаштыра

Компаниянең продукция сату географиясе, Русия чикләрен үтеп, быел Үзбәкстан базарына чыкты.

«Элипсмол»ның гамәлгә куючысы, шулай ук, җитештерүне алга таба үстерү планнары турында хәбәр итте, аларда сөт һәм сыворотка эшкәртү буенча киптерү цехы төзү күздә тотыла.

- Заводны эшләтеп җибәрү агымдагы елның маенда булды. Эш башланганнан бирле аның куәтләрендә 19 мең тонна сөт эшкәртелде, 1 мең тонна май һәм 1,4 мең тонна сыр җитештердек, - дип сөйләде Егор Захторенко. - Моннан тыш, быел без үрнәкләре клиентларга җибәрелгән моцарелла җитештерү цехын эшләтеп җибәрдек. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 405 миллион сум тәшкил итте.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика предприятиенең яңа башлангычларын хупларга әзер.

– Нульдән башлап шундый заманча производство булдыруыгыз, сыйфатлы һәм кирәкле продукция җитештерүегез бик яхшы, - диде Радий Хәбиров. - Һичшиксез, яңа проектлар белән "Инвестиция сәгате"нә килегез, аларны гамәлгә ашыруда нинди ярдәм күрсәтә алуыбыз турында фикер алышырбыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: