0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 декабрь 2024, 14:45

"Алга"да яңа предприятеләр барлыкка киләчәк

"Алга" махсус икътисади зонасында яңа предприятиеләр барлыкка киләчәк. Моның турында "Русия-24" телеканалына биргән интервьюсында төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Александр Шельдяев белдерде.

"Алга"да яңа предприятеләр барлыкка киләчәк
"Алга"да яңа предприятеләр барлыкка киләчәк

Республикада химия сәнәгате киләсе елда интенсив үсеш алачак. Яңа предприятиеләр "Алга" махсус икътисади зонасында барлыкка киләчәк. Бу хакта "Русия-24" телеканалына биргән интервьюсында төбәк Хөкүмәте вице-премьеры, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры белдерде. Шулай ук Александр Шельдяев төп казанышлары, агымдагы елга йомгаклар һәм киләсе елга планнарын игълан итте.

Премьер-министр урынбасары сүзләренчә, Башкортстанда предприятиеләрнең тотрыклы эшләве аның һәр кешесенә диярлек кагыла: төбәк сәнәгатендә 340 мең хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары мәшгуль. Ничек кенә булмасын, сәнәгатьнең үсеше Башкортстанда һәркемнең дә иминлегенә йогынты ясый. Республика Русиянең терәк индустриаль төбәге булып кала, тулаем төбәк продуктының өчтән бер өлешен тәэмин итә, һәм сәнәгать аның социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный.

Башкортстан берничә ел рәттән Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы рейтингында алдынгылар исәбенә керә.

Рейтинглар - максат түгел, - диде Александр Шельдяев. - Алар эшне яхшырту өчен нинди яңалыклар кертергә кирәклеген күрсәтә. Предприятиеләрнең эшен яхшырту өчен яңа механизмнар һәм практикалар кертү планлаштырыла. Соңгы дүрт елда без өч тапкыр сәнәгать сәясәте рейтингы лидерлары булдык. Киләсе елдан бу рейтингның лидерлары түбәндәге урыннарда булучыларның кураторлары булачак. Без Алтай Республикасын екл астына алачакбыз. Эш тәжрибәсе белән уртаклашачакбыз.

Узып барган елның йомгакларыннан Александр Шельдяев республиканың бер генә сәнәгать предприятиесе дә ябылмавын, комплекслы эшләвен дәвам итүен билгеләде.

Александр Шельдяев сүзләренчә, төбәк сәнәгатенең технологик юнәлештә үсешүе мөһим. Моңа республикада үткәрелгән кластер сәясәте, яңа технопарклар ачу ярдәм итә.

- Кластерлар кооперациягә һәм импортны алмаштыруга ярдәм итә — Русиядә булган 85 кластерның 23е Башеортстанда ачылган, - диде спикер. - Яңа индустриаль парклар һәм технопарклар ачылды. Без республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында тармакны квалификациялы кадрлар белән тәэмин итүче күп уу урыннары булдырдык. Бу - кадрлар әзерләү темасына зур игътибар бүлгән республика Башлыгы ярдәме нәтиҗәсе.

Республикада оборона сәнәгате, җиңел сәнәгать яхшы эшли. Вице-премьер Бишбүләктә һәм Туймазыда яңа производстволар ачу мисалын китерде.

"Без дуҫ илләрдән җиңел сәнәгатькә коллегаларыбызның килүе өстендә эшлибез, - ди Александр Шельдяев. - Җиңел сәнәгать бер урында тормый, ышанычлы үсешә.

Бу хакта тулырак: https://ye102.ru/news/ya-yly-tar-ta-ma-y-netu/2024-12-25/al-a-la-ya-y-predpriyatielar-barly-a-kil-s-k-4067180

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: