-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 декабрь , 17:38

"Алга" махсус икътисади зонасында яңа резидент теркәлде

"1АК-GROUP" белорус компаниясе "Алга" территориясендә аккумуляторлар җитештерү өчен сепараторлар чыгару заводы төзергә ниятли. Проектның бәясе - 2,1 миллиард сум. Предприятиедә 80 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

"Алга" махсус икътисади зонасында яңа резидент теркәлде
"Алга" махсус икътисади зонасында яңа резидент теркәлде

Инвестор резидент статусын Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә алды. Ведомствода инвестор өчен мәйданчык сайлап алганнар һәм резидентлыкка гариза бирү өчен документлар формалаштыруда ярдәм иткәннәр.

1АК-GROUP компаниясе «Алга» махсус икътисади зонасының 24нче резиденты булды. Бүгенге көнгә резидентларның игълан ителгән инвестицияләренең гомум күләме 62,4 миллиард сум тәшкил итә. Аларның проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча территориядә өч меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: