«Башкирский холод» компаниясе директорлар советы рәисе Николай Онацкий Уфада туңдырма җитештерүне үстерү өчен заманча компрессор цехы төзү проекты турында сөйләде. Объектны эшләтеп җибәрү склад биналарының һәм продукция чыгару линияләренең энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Предприятиенең Трамвай урамындагы мәйданчыгында инде модульле бина төзелгән һәм кирәкле технологик җиһазлар урнаштырылган. Объект төзелешенә барлыгы 227 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Уфа районында юл яны комплексын төзү планнары турында «Дорогино» компаниясе генеральный директоры Эмиль Гаеткулов сөйләде. Проект кысаларында инвестор сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшкуарларга арендага бирү өчен 1 мең квадрат метр мәйданлы бина төзергә ниятли.
«Региональная сеть предприятий питания» компаниясе генеральный директоры Алексей Филиппенко Уфаның Калинин районында «Вкусно и точка» ресторанын төзү проектын тәкъдим итте. Инвестор Машина төзүчеләр мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта заманча җәмәгать туклануы бинасы төзергә планлаштыра. Бу 100 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Башлангычны гамәлгә ашыруга кертемнәрнең гомум күләме - 240 миллион сум.
Башкортстанның инвестицион комитеты шулай ук социаль өлкәдә, туризм һәм юл буе сервисы секторында кайбер башлангычларны хуплады. Сүз Аскын авылында «Алма» сервис комплексын, Дәүләкән районында «Янги-Турмуш» ял базасын һәм Иглин авылында автомобиль юу станциясен төзү турында бара.
Алга таба төбәктәге инвестицион эшчәнлеккә йомгак ясалды. Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, бу елда Башкортстан Инвесткомитеты гомум бәясе 120 миллиард сум булган 96 проектны хуплады. Ә 2018 елдан «Инвестсәгать» форматында барлыгы 160 утырыш узды, аларда 677 башлангыч каралды, аларның гомум күләме 1,2 триллион сумнан артык һәм 90,6 мең эш урыны булдырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан территориясендә 2,3 мең инвестпроект гамәлгә ашыру стадиясендә, шуның 369ы – өстенлекле.
Фото: glavarb.ru