0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 декабрь 2024, 10:15

Сөенечле күрсәткечләр

Башкортстанда сәнәгатьне үстерү өчен барлык тиешле шартлар да булдырылган

Сөенечле күрсәткечләр
Сөенечле күрсәткечләр

“Икътисад тармакларында күзәтелгән уңай динамика ел ахырына тулай төбәк продукты (ТТП) 4,7 процентка үсәчәк дип фаразлау мөмкинлеге бирә. Акчага күчереп исәпләгәндә, ТТП бәясе 2,8 триллион сум тәшкил итәчәк”, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов республика Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында. Элегрәк ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2,5 триллион сумнан артык булыр дип фаразланган иде, бу сан, 2023 елдагыга караганда, 3,6 процентка күбрәк. Ел ахырына сәнәгать җитештерүе индексы – 105, ваклап сату товар әйләнеше күләме 109 процент дәрәҗәсендә булачак, дип күзаллана.

“Бүген, предприятиеләребезнең базар мөмкинлекләрен актив файдалануын, эре инфраструктура проектларын һәм импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, быел икътисадка инвестицияләрнең гомум күләме 712 миллиард сумга кадәр артачак дияргә нигез бар”, – дип билгеләде Рөстәм Моратов.
Хәзерге вакытта Башкортстанның инвестицияләр портфелендә гомум күләме якынча 1,3 триллион сум булган 2,3 мең инвестиция проекты исәпләнә.
Билгеле булуынча, былтыр Башкорт­стан­ның ТТП күләме 2,3 триллион сум тәшкил итте (2022 ел дәрәҗәсеннән 3,2 процентка югарырак). Төбәк икътисады үсешенең төп драйверлары булып сәнәгать һәм төзелеш исәпләнә.
Үткән елда төп капиталга инвес­тицияләр күләме, 7,6 процентка артып, 620 миллиард сумга җиткән иде.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында Русиядә беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗә­ләре Екатеринбургта “Иннопром-2024” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде. Рейтинг Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы методикасы буенча формалаштырыла һәм төбәкнең икътисади үсеш динамикасын, бизнес­ның эшлекле активлыгын, шулай ук Русиянең Сәнәгатьне үстерү фонды белән үзара хезмәттәшлекне чагылдыра.
Әйтергә кирәк, сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы – бик мөһим нәрсә. Анда 50гә якын күрсәткеч исәпкә алына. Сәнәгать­тәге хәл-шартларны, динамиканың ниндилеген күзәтү, вакытында тиешле чаралар күрү һәрвакыт мөһим. Рейтинг нәтиҗәләре шушы юнәлештәге эш­чәнлеккә югары бәя дип кабул ителә. Рейтингта Башкортстанның беренче урынга чыгуы уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде:
– Бездә сәнәгатькә ярдәм итүнең барлык инструментлары, Сәнәгатьне үстерү фонды, сәнәгать туризмы, яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү бик яхшы эшли. Бу күрсәткечләр Русия күләмендә беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Һәм иң мөһиме – бу күрсәткеч икъти­садның анык үсеш күрсәткечләрен чагылдыра. Үсеш бар, предприятиеләр эшли. Болар җиңел генә бирелми. Республикада нәкъ менә эшкәртү сәнәга­тенең өлеше зур. Шунысы мөһим: хәзерге икътисади шартларда бездә экспорт үсә, чимал да түгел, энергия дә түгел, нәкъ менә үзебез ясаган әйбер­ләрне өстәмә бәя белән сата башлыйбыз. Болар барысы да – сөенечле күренеш.
Экспертлар ассызыклавынча, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе соңгы елларда, чит илләр санкцияләре басымына карамастан, тотрыклы үсә, республикадагы күрсәткечләр Русиядәге уртача темплардан артып китә. Мәсәлән, бу елның беренче яртысында респуб­ликаның сәнәгать җитештерүе, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 5,9 процентка, Русия Федерациясе буенча 4,4 процентка арткан.
Бу җәһәттән шуны да билгеләү мөһим: республика – эшкә кушылган сәнәгать кластерлары саны буенча Русиядә лидер, Башкортстанда барлыгы 12 индустриаль парк һәм 19 технопарк бар.
Санкцияләр басымы, дигәннән. Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач та республика җитәкчелеге икътисад тармакларының тотрыклылыгын тәэмин итүне беренчел максат итеп куйды. Килеп туган икътисади шартларда сәнәгатькә ярдәм зур роль уйный, әлеге тармак предприятиеләре республика бюджетына күпчелек салым керемнәрен тәэмин итә. Аерым алганда, сәнәгать тармагына һәм система барлыкка китерүче, ягъни төбәк икътисады таяна торган предприятиеләр эшен дәртләндерүгә – 3 миллиард сумнан артык, ә кече бизнеска ярдәм итүгә
1 миллиард сумнан артык акча юнәл­телде.
Тәмамланып килүче елның кайбер күрсәткечләре турында сөйләгәндә Башкортстан Башлыгы болай дип белдерде: “Бу ел Башкортстан өчен шактый уңышлы тәмамлана. Санкцияләр басымына һәм төп ставканың югары булуына бәйле кайбер кыенлыкларга карамастан, 10 ай нәтиҗәләре буенча без респуб­ликаның социаль-икътисади үсешенең барлык төп күрсәткечләренең уңай динамикасын күрәбез. Сәнәгать җитеш­терүе индексы бу чорда 104,3 процент тәшкил итте. Гыйнвар-октябрь айларында сәүдә үсеше темпы – 113,3 процент, ә аның гомум күләме 1,2 триллион сумга җитте. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән шактый югары.
Торак төзелешенең югары темпларын саклап калырга безгә күп яктан масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итә. 10 айда узган елның шул ук чорына карата үсеш 109,2 процент тәшкил итте. Бу вакыт эчендә без 2,5 миллион квадрат метр тирәсе торак файдалануга тапшырдык.
Инвестицияләр дә куандыра. Аңла­шыла, монда ниндидер кичектерелгән эффект бар, чөнки быел берничә ел элек башланган проектларны эшләтеп җибәрдек. Тугыз ай эчендә биредә үсеш – 24,7 процент. Бу чорда төп капиталга инвестицияләр күләме 462,5 миллиард сумга җитте.
Моңа, мин әйтер идем, һәр пәнҗе­шәмбедә үткәрелгән “Инвестиция сәгате”, шулай ук потенциаль инвесторлар өчен өстенлекле инвестпроект статусын бирү, җир кишәрлеге бүлү һәм башка ташламалар белән бәйле процедураларны шактый гадиләштерү дә ярдәм итә. Хәзер өстенлекле проектлар исемлегендә игълан ителгән инвести­цияләр күләме 888,6 миллиард сум тәшкил иткән һәм 34 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак 369 проект исәпләнә.
Быел без инвестиция мохите торышы буенча илкүләм рейтингта беренче тапкыр өченче урынны алдык. Безнең “Алга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) 2023 ел нәтиҗәләре буенча “Импортны алмаштыру” номинациясендә җиңүче булды. Хәзер МИЗда 65 миллиард сумлык проектлары булган һәм 3 мең эш урыны булдырачак 22 резидент теркәлгән. Республика икътисадына алар инде 8 миллиард сумнан артык акча кертте һәм 960 кешене эшле итте. Республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга безнең биш алгарышлы үсеш территориясенең
(ТОСЭР ) резидентлары да ярдәм итә”.
Монда шуны ачыклау мөһим:
ТОСЭР – ул икътисади ысул гына түгел. Бу – безнең моношәһәрләрнең үсеш моделен яңадан эшләтеп җибәрү, социаль инфраструктураны яхшырту, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү мөмкинлеге дә.
Әйткәндәй, ТОСЭР шушы террито­риядә эш алып баручы предприя­тиеләргә табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук, биредә эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы фондлары) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләүләрдәге аерманы каплатуны
әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өсләренә ала.
Быел, гомумән, икътисадта, сәнәгать­тә, авыл хуҗалыгында уңай динамиканы, Башкортстанның төп халыкара партнерлары булган Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай белән эшләүне дә билгеләп үтәргә кирәк.
Башкортстан Башлыгы, мәсәлән, Уфада үткән “Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы”нда ике яклы эшлекле элемтәләрне ныгыту­ның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Казахстан – республикабызның төп партнерларының берсе. Төбәкнең тышкы сәүдә әйләнешенең уннан бер өлеше сезнең илгә туры килә. Үзара сәүдәнең зур өлеше – югары өстәмә бәяле продукция, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бездә Казахстан җитәкчелеге белән килештерелгән Башкортстан-Казахстан элемтәләрен үстерү буенча “юл картасы” бар. Ул машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендәге проектларны үз эченә ала. Хәзер без бу документны актуальләш­терү өстендә эшлибез.
Димәк, ел күрсәткечләре, чыннан да, сөенечле дип әйтергә ныклы нигез бар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: