Руслан Хәбибов «Спорт һәм халыкара хезмәттәшлек» темасына чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан дустанә илләр белән мөнәсәбәтләрне дәвам итә, шул исәптән яңа өлкәләрдә эшлекле багланышларны үстерә.
- Башкортстан өчен спорт өлкәсендә Һиндстан белән хезмәттәшлек инфраструктураны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, шулай ук инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк һәм, һичшиксез, спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен арттырачак, – дип билгеләде Руслан Хәбибов.
Соңгы 5 елда Башкортстанда Һиндстан спортчылары катнашлыгында Спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге (2021 ел), Халыкара көрәш сәнгате форумы (2022 ел), Шашка буенча халыкара ярышлар (2023 ел), «Чемпионнар төне» бокс буенча профессиональ бәйгеләр (2024) кебек халыкара вакыйгалар уздырылган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте