0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар , 17:50

Өстенлек кайсы тармакларга?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Юлламасында бу җәһәттән анык бурычлар билгеләде

Өстенлек кайсы тармакларга?
Өстенлек кайсы тармакларга?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасында узган елга йомгак ясады, 2025 ел өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Башкортстан Башлыгы Юлламасына аңлатма биреп, икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Камалов болай дип белдерде: “2025 елга республика бюджеты шактый амбициоз, Юлламада без аны үтәү буенча төп параметрларны күрәбез. Тагын бер мөһим момент – агымдагы ел СВОда катнашучыларга ярдәм елы дип игълан ителде. Юлламада бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелде. Башкортстан Башлыгы билгеләгән бурыч­лар бик җитди – сәнәгатьне үстерү, аеруча мөһим тармакларга ярдәм итү, социаль өлкәне арытаба ныгыту, юл һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләү, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру”.

“Бүген республика илнең башка төбәкләре белән бергә СВО бурычларын хәл итүдә актив катнаша. Ил тарихыннан билгеле булуынча, заман сынауларына без бердәмлек һәм тупланганлык белән җавап бирәбез. Лидерыбыз Владимир Путин җитәкчелегендә без икътисадны мобилизациялибез, сәнәгать һәм оборона потенциалын ныгытабыз, бөтен җәмгыятьне җиңүгә өндибез”, – дип белдерде Башкорт-
стан Башлыгы үзенең чыгышында. “Барысының да исән-сау һәм җиңеп кайтуын көтәбез”, – диде Радий Хәбиров, Башкортстанның фронтка ышанычлы таяныч булуын ассызыклап.
Оборона-сәнәгать комплексының Башкортстан предприятиеләре оборона заказын үтәү күләмнәрен арттыра. Республикада БПЛА җитештерелә һәм җыела, операторлар әзерләнә. Табиблар, төзүчеләр, юлчылар һәм коммуналь хезмәткәрләр Донбасста тыныч тормышны аякка бастырырга да ярдәм итәләр.
Радий Хәбиров билгеләгәнчә, Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәк ярдәме күрсәтү чаралары исемлеген киләчәктә дә киңәйтәчәкләр. Хәзерге вакытта ярдәм чараларының саны 40тан артып китә. Узган елда бу максатларга 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Яңа, 2025 елда, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларны эшкә урнаштыру белән дә актив шөгыльләнәчәкбез, диде Башкортстан Башлыгы.
Юлламада Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга да игътибарны юнәлтте. Хәбәр ителүенчә, Владимир Путин 2030 елга кадәр Русия үсешенең илкүләм максатлары турындагы указга кул куйды. Барлык төп юнәлешләр буенча яңа гомумдәүләт проектлары формалаштырылды.
Радий Хәбиров Башкортстанда яшәүчеләр исеменнән дәүләт башлыгына төбәкләргә игътибары, русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән колачлы проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде.
“Президент Башкортстанга һәм аның халкына һәрвакыт тирән хөрмәт белән карый. Моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәт! Без һәрвакыт лидерыбыз курсын хуп­лаячакбыз”, – диде республика Башлыгы.
Гомумдәүләт проектларының беренче пакеты кысаларында Башкортстанда 170тән артык социаль әһәмиятле объект файдалануга тапшырылды. Башкортстан гомумдәүләт проектларын тормышка ашырганда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче лидер төбәкләрнең берсе дип танылды. Бу елдан республикага Үзәктән бирелә торган акчалар 11 гомумдәүләт проектына караган 28 федераль проектны гамәлгә ашыруга тотынылачак.
Республика җитәкчесе Юлламасында икътисадны үстерүгә аерым урын бирелде. “Безнең бурыч – 2030 елга тулай төбәк продукты күләмен 4 триллион сумга җиткерү”, – диде Радий Хәбиров.
Хәзерге вакытта республика – ил күләмендәге инвестиция рейтингы лидерларының берсе. Үткән елның 9 аенда республикада инвестицияләр 24,7 процентка артты. Мондый югары базаны исәпкә алып, киләчәктә дә күрсәткечләрнең кимүенә юл куярга ярамый, диде Башкортстан Башлыгы.
Төбәктә бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдырылды, дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү тәртибе гадиләштерелде, җир кишәрлекләрен сатуларсыз бирү сроклары кыскартылды.
“Җир тик торырга тиеш түгел, җир ышанычлы инвесторларга, икътисадка, ахыр чиктә – республикага нәтиҗәле эшләргә тиеш, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – 2030 елга инвестицияләр күләмен 1,25 триллион сумга җиткерү бурычын куям. Премьер-министрның һәр урынбасарыннан инвестицияләр җәлеп итү буенча системалы эш планы төзүен, аерым тармаклар буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләвен сорыйм”.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Башкортстан алдынгы индустриаль төбәкләрнең берсе статусын ныгытты. Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында республика – Русиядә иң беренче. Күп кенә предприятиеләр өчен ел катлаулы булуга карамастан, узган ел башыннан төбәктә сәнәгать җитештерүе – 4,3, эшкәртү тармакларында 7,4 процентка артты.
“Ышандырып әйтә алам – республика сәнәгатькә ярдәм итүен дәвам итәчәк. Хөкүмәткә Сәнәгатьне үстерү фондын 2025 елда 1 миллиард сумга кадәр капиталлаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кушам”, – диде Радий Хәбиров.
Бер үк вакытта төбәктә индустриаль һәм технопаркларга зур ставка ясыйлар. Хәзер “РВ-1” радиоэлектрон технопаркы, “Зубово” технопаркының беренче чираты төзелеше тәмамлана. Мондый яңа мәйданчыклар якындагы елларда уникаль технологик компетенцияләрне үстерү үзәкләре булачак.
Параллель рәвештә республикада сәнәгать кластерларын формалаштыру дәвам итә. Хәзерге вакытта Башкортстанда 200дән артык предприятиене берләштергән 18 кластер исәпләнә. Шул ук вакытта кластерларга финанс ярдәме күрсәтүне генә көтәргә ярамый. Тармак кооперациясе мөмкинлекләреннән максималь файдаланып, көндәшлеккә сәләтле сыйфатлы продукция җитештерә башларга кирәк, диде Башкортстан Башлыгы.
“Гомумән алганда, безнең әйдәп баручы “Роснефть”, “Газпром”, “Ростех” предприятиеләренә, Урал тау-металлургия компаниясенә, Башкортстан сода компаниясенә һәм башка бик күп предприятиеләргә икътисадыбызның куәтен арттырганнары, көчле социаль сәясәтебезне тәэмин итүче колачлы проектларны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә”.
Башкортстан, шулай ук, хәзер дустанә илләр белән тышкы икътисади элемтәләрне актив ныгыта. Республика партнерлары арасында 100дән артык дәүләт бар. Радий Хәбиров Хөкүмәткә Башкортстан җитештерүчеләренең продукциясен сату өчен чит илләрдә сәүдә йортлары төзү концепциясен әзерләргә кушты.
Хәбәр ителүенчә, узган елда Башкортостан Русия һәм Казахстанның XX Төбәкара хезмәттәшлек форумын лаеклы кабул итте. Республика җитәкчесе белдерүенчә, Башкортстан киләчәктә дә тугандаш илләрдәге ышанычлы партнерлар белән дуслыкны һәм эшлекле элемтәләрне ныгытачак.
“Тагын бер тапкыр тышкы икътисади эшчәнлек буенча үзебезнең позицияне билгеләргә теләр идем. Предприятиеләрнең тышкы базарларга чыгуы – хуҗалык итүнең иң катлаулы формаларының берсе. Һәм без предприятиеләргә алар бу дәрәҗәгә чыксын өчен актив ярдәм итәргә тырышабыз”, – дип билгеләде Радий Хәбиров. Сүз, беренче чиратта, дус илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту, төрле ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру турында бара. Алар арасында логистика һәм халыкара сертификациягә субсидияләр, ашыгыч экспорт ярдәме, “Экспорт форсажы” акселерация программасы, бизнес-миссияләрдә, күргәзмәләрдә катнашу
һ. б. бар.
Радий Хәбиров үзенең Юлламасында республикада малтабарлыкны үстерү мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алды. Хәзер бу тармакта 600 меңгә якын кеше хезмәт сала. Моннан тыш, республикада 250 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Тулай төбәк продуктында кече бизнес өлеше тотрыклы үсә, бүген ул 30 процентка якынлаша. Республиканың Гарантия фонды, Төбәк лизинг компаниясе аша малтабарларга, бигрәк тә үз бизнесларын башлап җибәрүчеләргә ярдәм итүне дәвам итү мөһим.
Хәзерге вакытта Башкортстан төзелеш күләме буенча алдынгы төбәкләрнең унлыгына керә. Гомумән алганда, төзелеш тармагы үсә. Республика җитәкчесе, торак төзелешендә тотрыклы югары күрсәткечләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану мөһим, дип билгеләп үтте. Юлламада Башкортстан Башлыгы шулай ук транспорт инфраструктурасын камилләштерү, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү юнәлешендәге эшчәнлекне активлаштыру мәсьәләләрен күтәрде.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: