«Урожай» авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Радик Рәфыйков Кырмыскалы районында селекция-орлыкчылык үзәге төзү проектын тәкъдим итте. Аны 120 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән элеватор белән бер проект кысаларында төзергә планлаштыралар. Инвестор бу башлангычны гамәлгә ашыруга керешкән дә инде.
Ярдәм чаралары сыйфатында проект, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләп, өстенлекле статус алды. Моннан тыш, инвесторга җитештерү мәйданчыгын газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
Утырышта шулай ук азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге башлангычны хупладылар. Сүз «Объединённые Пивоварни – Холдинг»ның «Шихан» Стәрлетамак филиалы җиһазларын модернизацияләү турында бара. Бу хакта компаниянең финанслар буенча вице-президенты Евгений Савченко сөйләде. Проектны гамәлгә ашыруга 321 миллион сумнан артык акча салырга планлаштыралар.
Башкортстанның Инвестиция комитеты, бу проектка да салым ташламалары биреп, өстенлекле статус бирде.
Фото: glavarb.ru