Сәфәр вакытында Башкортстан Башлыгы предприятие эше белән танышты һәм фабрика җитәкчелеге белән производствоны киңәйтү планнары турында фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе инвесторның эшкуарлык активлыгын һәм продукциянең республиканың азык-төлек базары өчен әһәмиятен югары бәяләде.
- Бакалы кошчылык фабрикасы - бизнес алып баруның уңышлы үрнәге. Бу предприятие зур булмаган хуҗалыктан республика дәрәҗәсендәге эре комплекска кадәр үсте, ул стратегик продукция җитештерә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә. – Иң мөһиме, монда ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйлар һәм киләчәк үсеш планнарын тормышка ашыралар. Бу бик шәп.
Фото: glavarb.ru