0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 гыйнвар , 20:52

Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Чарада дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрен реформалаштыру турында фикер алыштылар.

Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?
Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?

Премьер-министр ассызыклаганча, Русия Федерациясе законнары нигезендә унитар предприятиеләр төзү һәм аларның эшчәнлеген көндәшле базарларда гамәлгә ашыру тыелган, ә әлеге нормалар кабул ителгәнче төзелгән дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә куючы карары буенча юкка чыгарылырга яисә үзгәртеп оештырылырга тиеш.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы федераль законнарның үтәлешен тәэмин итә. Бүгенге көнгә унитар предприятиеләрне реформалаштыру планы-графигының гомум үтәлеше 77 процент тәшкил итә. Узган елның 1 гыйнварыннан бу елның 14 гыйнварына кадәрге чорда ЕГРЮЛдан 97 унитар предприятие чыгарылган һәм бүген 23 унитар предприятиене үзгәртеп кору һәм бетерү тәмамлану стадиясендә.

Бу ел башына Башкортстанда 20 ДУП бар (аларның 3есе хосусыйлаштыру процедурасында, 4есе конкурс производствосында, 1се ликвидация стадиясендә, 1 предприятиене хуҗалык җәмгыяте итеп үзгәртү планлаштырыла, 1се дәүләт бюджет учреждениесе итеп үзгәртелә, 10 предприятие хосусыйлаштырылырга тиеш түгел) һәм 97 МУП (аларның 59ы гамәлдәге кануннар нигезендә табигый монополияләр өлкәләрендә эшчәнлек алып бара, шуңа бәйле рәвештә реформалаштырылырга тиеш түгел, 38е буенча төрле реформалау ысуллары кабул ителгән).

Алга таба икътисад турында сөйләшүләр булды. 2021 елдан Башкортстан икътисадына инвестиция кертемнәре күләме 2 тапкыр диярлек арткан, 338 миллиард сумнан 643 миллиард сумга җиткән. Андрей Назаров төбәк муниципалитетлары җитәкчеләре белән киңәшмә кысаларында билгеләп үткәнчә, узган 5 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан икътисадына капитал салулар күләме Гомумрусия һәм округ күрсәткечләреннән шактый артып киткән.

Үсеш темпларына килгәндә, республика Русиянең динамикалы үсүче егерме субъекты арасына керде. Үсеш темпы буенча рейтингта Башкортстан өч баскычка күтәрелгән. Инвестицияләр 24,7 процентка үскән, узган елгы нәтиҗәгә 137 миллиард сум өстәгән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: