0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар , 21:06

Чит илләрдә бал кортлары ничек яши?

Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында 23-25 гыйнварда «АпиГлобал» халыкара форумы уза. Кытай, Сербия, Кипр, Грузия, Казахстан һәм башка илләрнең умартачылары форумның төп чарасы – пленар утырышның икенче өлешендә төп спикерлар булдылар.

Чит илләрдә бал кортлары ничек яши?
Чит илләрдә бал кортлары ничек яши?

Чит ил белгечләре уртаклашкан мәгълүматның мөһимлеген бәяләп бетергесез.

Язгы әфлисун, каен җиләге агачы, бакча чиясе, эвкалипт: баллы продуктның барлык бу төрләрен Кипрда алалар. Утрауда рәсми рәвештә 55 меңләп умарта оясы исәпләнә, Кипрда бал бик хуш исле, дип сөйли ил территориясендә 17 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Владимир Кюрджиев.

Сербиянең бер умартачысына якынча 70 умарта туры килә. Илдә барлыгы 20 меңнән артык умартачы теркәлгән, дип хәбәр итте конгресста Сербия умартачылык оешмалары президенты урынбасары Джордже Маркович. Ул билгеләп үткәнчә, серб умартачылары елына 15 мең тонна бал җитештерә, шуның 8 мең тоннасы экспортка җибәрелә. Джордже умартачылыкта төп проблемаларны да билгеләде, аларны гомумдөньяныкы дип атады – бу ялган бал белән көрәш һәм сатып алу бәясе түбән булу. Спикер сүзләренчә, Сербиядә ваклап сатуда бал бәясе 1 килограммга якынча 10 евро тәшкил итә.

Чарага грузин умартачылары берләшмәсе идарәсе әгъзасы Владимир Вардосанидзе дә килде.

- Өч көнлек умартачылар бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Грузин умартачылары берләшмәсен без 2018 елда булдырдык, бу оешма белән дәүләт аралаша, һәм безнең фикерләрне теләп исәпкә ала. Бездә соры тау кавказ бал корты бар, без моның белән горурланабыз, закон белән Грузиягә башка бал кортларын кертү тыелган, - дип билгеләде спикер.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25969/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: