0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар , 18:40

Төзүчеләр киңәш кора

19-21 февральдә Уфада «УралСтройИндустрия» халыкара форум-күргәзмәсе һәм «ПроНедвижимость» күргәзмәсе узачак.

Төзүчеләр киңәш кора
Төзүчеләр киңәш кора
Чараны оештыручылар - республика Хөкүмәте, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте һ. б.

- Форумда катнашучылар өч көн төзелеш өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Чараның эшлекле өлеше һәм экспозиция тармак белгечләре өчен дә, республика халкы өчен дә кызыклы булачак, - диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.

Форумның пленар утырышы «Тормыш өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проектына багышланачак. Катнашучылар төзелеш тармагы үсешенең яңа мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Форумның төп вакыйгасы Төзелеш һәм архитектура министрлыгы коллегиясе утырышы булачак, анда узган һәм соңгы биш елда төзелеш тармагының төп казанышлары турында сөйләшәчәкләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: