0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар , 23:04

"Уралсиб" банкы белән хезмәттәшлек ныгый

Бүген, 27 гыйнварда, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уралсиб" банкы президенты, Күзәтчелек советы рәисе Евгений Коган белән очрашты.

"Уралсиб" банкы белән хезмәттәшлек ныгый
"Уралсиб" банкы белән хезмәттәшлек ныгый
Көн тәртибендә - банкның әһәмиятле социаль проектларны, шул исәптән «Торак төзүгә саклык акчалары» республика ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыруда катнашуы.

Радий Хәбиров республиканың финанс оешмасы белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

- Без сезнең белән яхшы багланышлар булдырдык. Нәтиҗәле эшлибез, бер-беребезне ишетәбез, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.

Евгений Коган Башкортстан белән партнерлыкның әһәмиятен раслады һәм уртак эшне дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

- Безнең өчен Башкортстан - үзебезнең төбәк. Без бу турыда беркайчан да онытмыйбыз. Безнең стратегик партнерлык турында вакыты чикләнмәгән килешүебез бар, аны һәр өч ел саен төп максатлар билгеләнгән юл картасы белән тулыландырабыз, - дип билгеләде Евгений Коган.

Очрашуда шулай ук "Уралсиб"ның «Торак төзүгә саклык акчалары» проектында катнашуына нәтиҗә ясалды. Банкның башкаручы директоры Марат Мамлеев хәбәр иткәнчә, программа гамәлдә булган чорда оешма якынча 180 миллион сумлык ипотека кредитлары биргән. Программада катнашучыларның гомум тупланма күләме - 800 миллион сум тирәсе.

Башкортстан финанс министры вазыйфаларын башкаручы Светлана Малинская билгеләп үткәнчә, программа халык өчен кызыклы булып кала.

– Без торак төзелешенә ышаныч артуын күрәбез һәм бу юнәлешне банк белән бергә үстерергә планлаштырабыз, – дип өстәде ул.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: