0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар , 23:06

Юлларыбыз нинди хәлдә?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында чираттагы «Транспорт сәгате» үткәрде. Көн тәртибендә - республика юл челтәренең сыйфатын һәм хәвефсезлеген арттыру мәсьәләләре.

Юлларыбыз нинди хәлдә?
Юлларыбыз нинди хәлдә?
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова Башкортстан Башлыгы башлангычы буенча эшли башлаган начар юлларны ремонтлау программасын 2025 елда гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.

Ел ахырына кадәр программа буенча 244,2 чакрым трасса һәм 300 метр озынлыгында күперләр тәртипкә китерелергә тиеш. Бу максатларга 6,8 млрд сум юнәлтеләчәк.

Программаның иң эре объектлары арасында - Баймак һәм Хәйбулла районнарындагы Сибай - Акъяр трассасы. 2025 елда әлеге автомобиль юлының 36 чакрымын яңартуны планлаштыралар. Моннан тыш, Яңавыл - Югары Тәтешле трассасының 10 чакрымлы участогында ремонт үткәреләчәк.

Яңартыла торган юллар исемлегендә коммерциягә карамаган бакча ширкәтләренә керү юллары да исәпкә алынган. 2025 ел ахырына кадәр 87 ширкәттә гомум озынлыгы 30 чакрым булган 8ь24 шундый юлны ремонтлау планлаштырыла.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/189413.html

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: