-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
30 гыйнвар , 23:14

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда икьтисад һәм социаль өлкәдә яңа башлангычлар хупланды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

«Мобитрак» компаниясен гамәлгә куючы Рафаэль Хәбиров Уфада махсуслаштырылган бизнес-трейлерлар җитештерү һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү проектын тәкъдим итте. Инвестор 120 миллион сумга якын акча кертергә һәм җәмәгать туклануы мобиль пунктларын, офислар һәм кунакханә комплексларын, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен башка объектлар төзүне оештырырга планлаштыра.

Рафаэль Хәбиров хәбәр иткәнчә, компания Мәскәү өлкәсе территориясендә трейлерлар җитештерүне җайга салган инде. Аларга җәмәгать туклануы һәм туризм өлкәсендә ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта мондый мобиль объектларны сатып алучы эшмәкәрләргә аларның бәясенең бер өлешен субсидиялиләр. Өлкә дәрәҗәсендә бизнес өчен тиешле преференцияләр керттеләр.

Уфада глэмпинг-парк булдыру проектын «Феникс» компаниясе директоры Евгения Машко тәкъдим итте. Мәйданчыкны әзерләүгә һәм рекреацион объектлар төзүгә 250 миллион сум юнәлтергә планлаштыралар. Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә республика башкаласының Дим районында җир кишәрлеге сайлап алынды һәм тиешле проект документациясен әзерләделәр.

«АкиТекс» компаниясе генеральный директоры Степан Сарбашев Уфада текстиль тукымалар һәм эшкәртелгән материаллардан эшләнмәләр җитештерү проекты турында сөйләде.

Технологик комплексны Мокроусово авылында урнаштырырга ниятлиләр. Моның өчен инвестор Башкортстан Үсеш корпорациясе ярдәмендә җир кишәрлеге сайлап алган һәм проект документациясен әзерләгән. Капитал салуларның гомум күләме 326,5 миллион сум дип бәяләнә. Заводны эшләтеп җибәрү 120дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: