+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 февраль 2025, 16:18

Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашлыгында узды.

Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?
Хөкүмәт утырышында ниләр турында сүз барды?

Министрлар кабинеты башлыгы республиканың калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен искәртте. Башкортстан «Йомык цикл икътисады» федераль проектында катнаша. Әлеге проектның максатлы күрсәткечләре формалаштырылды һәм расланды. Тиешле чараларны гамәлгә ашыруга барлык муниципалитетлар, профильле республика хакимият органнары һәм төбәк операторлары җәлеп ителгән.

Премьер-министр искә төшергәнчә, Русия Табигый байлыклардан файдалану министрлыгы калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча илнең барлык төбәкләренең эшенә бәя бирә. Башкортстан «югары тотрыклылык» зонасында калуын дәвам итә, Русия экология операторы тарафыннан эшләнгән чүп ташучы машиналар өчен мобиль кушымтаны гамәлгә кертү күрсәткеченнән тыш.

Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына Уфа агломерациясендә калдыклар белән эш итүнең комплекслы объектын төзү буенча төзелгән концессия килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә әзерләргә кушты. Дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгына 20 февральгә кадәр каты коммуналь калдыкларны исәпкә алуның федераль дәүләт мәгълүмат системасына калдыкларны чыгару турында фотоотчетлар тапшыруны тәэмин итү йөкләтелде.

Алга таба төбәкнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру сыйфаты турында сөйләштеләр. Премьер-министр хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 13 гыйнварыннан Социаль туклану идарәсе балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә 37 тапкыр чыккан, шуларның 4есе - ата-аналар мөрәҗәгате буенча.

— «Сынау үзәге»нең аккредитацияләнгән лабораториясе түләүсез нигездә әзер ризыклардан һәм азык-төлек чималыннан 185 проба алды. Узган елдагы белән чагыштырганда, уңай динамика күзәтелә: ачыкланган хокук бозулар саны кими, - диде Андрей Назаров.

Мәсьәләне карауны тәмамлап, Андрей Назаров республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән берлектә, Башкортстан Хөкүмәтенең алдан расланган карары нигезендә, республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында карау өчен ата-аналар түләвенең максималь күләмен 1 мартка кадәр тәэмин итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас