+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 февраль 2025, 16:25

“Алга” көчле адымнар белән алга атлый!

Бүген Башкортстан икътисадының тотрыклыгы белән илдә алдынгылар исәбендә. Әлбәттә, бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан вакытында кабул ителгән карарлар нигезендә мөмкин булды.

“Алга” көчле адымнар белән алга атлый!
“Алга” көчле адымнар белән алга атлый!
Шушы карарлар арасында 5 элек “Алга” махсус икътисади зонасы булдыру мөһим урын алып тора. Бүген инде махсус икътисади зонаның резидентлары булып игълан ителгән инвестицияләр күләме 62,4 миллиард сум булган 24 компания тора, алар 3 меңнән артык яңа эш урыны булдыруны планлаштыра. Бу вакыт эчендә "Алга"да инде алты предприятие җитештерү эшчәнлеген башлап җибәргән. Болар – "Аркада" сәнәгать берләшмәсе, "ZASPORT" спорт киемнәре җитештерү буенча тегү фабрикасы, урып-җыюдан соң ашлык эшкәртү өчен җайланмалар җитештерү буенча “АМКОДОР-Агидель” заводы һәм светодиодлы лампалар һәм яктырту җайланмалары җитештерүче “ЗУР” компаниясе.

2024 елда аларга “Уфимец” электр җиһазлары чыгару буенча фәнни җитештерү берләшмәсе һәм юл буяулары җитештерүдә махсуслашкан “Азимут” компаниясе өстәлде. Әлеге алты предприятиенең "Алга"га инвестицияләре 3,8 миллиард сумнан артып китте, ә җитештерелә торган продукция күләме 3,2 миллиард сум тирәсе тәшкил итте. Монда 770тән артык кеше уңышлы эшли.

2024 елда резидентлар сафын 5,3 миллиард сумнан артык планлаштырылган кертемнәр белән өч компания тулыландырды. Алар - "Поревит.Уфа" тротуар плиткасы заводы, "Уфа. Төзелеш материаллары комбинаты" газ-бетон блоклар чыгару заводы проекты.
2025 елга планнарда - яңа резидентлар җәлеп итү, шулай ук киләчәктә “Алга” мәйданын арттыру – перспективалы территорияләр сыйфатында Уфа районы, Салават һәм Агыйдел мәйданчыклары карала.

Шул ук вакыта “Алга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона төзү турындагы килешү кысаларында Үсеш Корпорациясе махсус икътисади зона өчен инфраструктура объектлары булдыруны тәэмин итә. Бүгенге көнгә “Алга”ның барлык мәйданчыклары газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру мөмкинлеге белән тәэмин ителгән.
“Алга” ның 1нче мәйданчыгында узган елда 7.424 һәм 12.740 метр озынлыктагы мәйданчык эчендәге һәм мәйданнан тыш су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен төзү эшләре төгәлләнгән. 1742.94 метр озынлыктагы автомобиль юлларын һәм 2010 метр озынлыктагы яңгыр канализациясе системасын төзү эшләре эшләнгән.

"Алга"ның 3нче мәйданчыгы инфраструктурасын булдыру буенча эшләр дәвам итә. Биредә гомум озынлыгы 24 чакрыман артык булган инженерлык челтәрләре (19,5 км салынган), 2,6 чакрымм озынлыктагы мәйдан эчендәге автомобиль юллары (2,4 км җир өслеге салынган), шулай ук мәйданчыкның тышкы яктырткычлары һәм яңгыр канализациясе системасы төзелә. Әлеге объектларны 2025 елның 4нче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Узган елның ноябрендә “Алга”ның 4нче мәйданчыгы өчен инженерлык инфраструктурасының һәм керү юлларының проект-смета документациясенә дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды, анда гомум озынлыгы 4 чакрымнан артык булган инженерлык челтәрләре, 2,5 чакрымнан артык озынлыктагы мәйданнан тыш автомобиль юллары төзү каралган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару якын арада башланачак.
Шулай ук узган елда “Алга” махсус икътисади зонасының 3 һәм 4нче мәйданчыклары өчен энергия белән тәэмин итү объектларын төзү башланды. Шул ук вакытта дәүләт экспертизасының йомгаклау стадиясендә “Алга”ның 2нче мәйданчыгы инфраструктурасы объектлары буенча проект-смета документациясе тора. Документларны агымдагы елның мартында алырга планлаштырыла.
Инженерлык инфраструктурасы төзелеше һәм резидентларның инвестицион проектларын озата бару турында Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов сөйләде.

- Үсеш корпорациясе, “Алга”ның идарәче компаниясе буларак, резидентлар өчен инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы булдыра. Болар барысы да акчаларны экономияләүгә, инвестиция фазасын кыскартуга һәм җитештерүне тиз эшләтеп җибәрүгә сизелерлек йогынты ясый. Моннан тыш, без "Алга"ның резиденты статусын алуга гариза бирүдә һәм тиешле дәүләт ярдәме чараларында ярдәм итеп, проектларны барлык стадияләрдә дә озатып йөрибез. "Алга" резиденты булган компанияләргә моңарчы күрелмәгән салым, аренда һәм таможня ташламалары бирү гарантияләнә, – диде Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас