+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2025, 07:16

"Алга", фәкать алга!

“Алга” махсус икътисади зонасының резидентлары булып игълан ителгән инвестицияләр күләме 62,4 миллиард сум булган 24 компания тора, алар 3 меңнән артык яңа эш урыны булдыруны планлаштыра.

"Алга", фәкать алга!
"Алга", фәкать алга!

Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, “Алга”да инде алты предприятие җитештерү эшчәнлеген башлап җибәргән. Болар – “Аркада" сәнәгать берләшмәсе, “ZASPORT” спорт киемнәре җитештерү буенча тегү фабрикасы, урып-җыюдан соң ашлык эшкәртү өчен җайланмалар җитештерү буенча “АМКОДОР-Агидель” заводы һәм светодиодлы лампалар һәм яктырту җайланмалары җитештерүче “ЗУР” компаниясе.

2024 елда аларга “Уфимец” электр җиһазлары чыгару буенча фәнни җитештерү берләшмәсе һәм юл буяулары җитештерүдә махсуслашкан “Азимут” компаниясе өстәлде. Әлеге алты предприятиенең "Алга"га инвестицияләре 3,8 миллиард сумнан артып китте, ә җитештерелә торган продукция күләме 3,2 миллиард сум тирәсе тәшкил итте. Монда 770тән артык кеше уңышлы эшли.

Идарәче компания – "Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе” махсус икътисади зона инфраструктурасын үстерүне дәвам итә. 2024 елда Ишембай районындагы мәйданчыкта су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен төзү төгәлләнде. 2025 ел ахырына кадәр Стәрлетамак районындагы мәйданчыкта инженерлык челтәрләрен, мәйдан эчендәге автомобиль юлларын, тышкы яктырту һәм яңгыр канализациясе системаларын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Быел шунда ук энергия белән тәэмин итү объектларын – 110 кВ подстанциясен, яңа Салават ТЭЦыннан һава-кабель линиясен, мәйданчык эчендәге челтәрләрне һәм бүлү подстанцияләрен төзеп бетерәчәкләр.

2024 елда резидентлар сафын 5,3 миллиард сумнан артык планлаштырылган кертемнәр белән өч компания тулыландырды. Бу “Поревит.Уфа” тротуар плиткасы заводы, “Уфа. Төзелеш материаллары комбинаты” газ-бетон блоклар чыгару заводы проекты.

"Алга" махсус икътисади зонасының 3нче мәйданчыгы инфраструктурасын булдыру буенча эшләр дәвам итә. Биредә гомуми озынлыгы 24 километрдан артык булган инженерлык челтәрләре (19,5 километр салынган), 2,6 километр озынлыктагы мәйдан эчендәге автомобиль юллары (2,4 километр җир өслеге салынган), шулай ук мәйданчыкның тышкы яктырткычлары һәм яңгыр канализациясе системасы төзелә. Әлеге объектларны 2025 елның 4 нче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

2024 елның ноябрендә “Алга”ның 4 нче мәйданчыгы өчен инженерлык инфраструктурасының һәм керү юлларының проект-смета документациясенә дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды, анда гомуми озынлыгы 4 километрдан артык булган инженерлык челтәрләре, 2,5 километрдан артык озынлыктагы мәйданнан тыш автомобиль юллары төзү каралган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару якын арада башланачак.
2025 елга планнарда – яңа резидентлар җәлеп итү, шулай ук киләчәктә “Алга” мәйданын арттыру – перспективалы территорияләр сыйфатында Уфа районы, Салават һәм Агыйдел шәһәрләре мәйданчыклары карала.

– Яхшы эш, иң яшь махсус икътисади зоналарның берсе булуын исәпкә алып, махсус рейтингта лаеклы урында торабыз, – дип белдерде бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Бу юлның башында безгә ышанган кешеләргә рәхмәт. Куелган бурычларны планлы рәвештә үтәргә һәм резидентларны актив җәлеп итәргә кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас