Бүген Башкортстан икътисадның тотрыклылыгы буенча илдә алдынгылар исәбендә. Моңа, беренче чиратта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителгән стратегик карарларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелә. Алар арасында 5 ел элек кабул ителгән “Алга” махсус икътисади зонасын булдыру турындагысы аерым урын алып тора. Бүген инде махсус икътисади зонаның резидентлары булып гомум инвестицияләр күләме 62,4 миллиард сум булган 24 компания тора, алар 3 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга планлаштыра.
Мәгълүм булуынча, 2020 елда Башкортстанда дүрт мәйданчыктан торган “Алга” махсус икътисади зонасы барлыкка килде. Бу – предприятиеләргә зур ташламалар бирелә торган территория. Мәсәлән, түбән салым һәм аренда ставкалары. Башта ул Стәрлетамак, Салават, Ишембай сәнәгать агломерациясендә урнашкан иде. Арытаба – 2023 елда “Алга” “Уфа” индустриаль паркын да үз эченә алды.
Шуны да билгеләргә кирәк, “Алга” иң тиз үсеш алучы махсус икътисади зона статусын алды (Русиянең махсус икътисади зоналары рейтингы мәгълүматлары буенча). Бүген анда 22 резидент эшли, инвестицияләр якынча 65 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта буш мәйданнар да бар – 20 процент тирәсе.
Бүген икътисади зонаның иң эре резидентларының берсе – 117 эш урынына исәпләнгән “ДоГа” төркеменең инновацион предприятиесе. Ул “Газпром нефтехим Салават” белән янәшә төзелә. Нефть гиганты монда махсус торба аша үзенең өстәмә продуктын – каталитик крекинг җайланмасыннан калган газларны җибәрәчәк. Алардан “ДоГа” пластик, каучук, буяулар, тукымалар һәм хәтта фарминдустрия продукциясе өчен кирәк булган углеводородлар җитештерәчәк. Боларның барысын да киләсе елның беренче яртысында күрергә мөмкин булачак, ә әлегә монда зур төзелеш кайный.
“Алга”ның икенче мәйданчыгы – “Аркада” тегү фабрикасы – гамәлдә, анда махсус киемнәр, перчаткалар тегәләр. Ул 2021 елдан эшли. Зур цехларда 500 кеше хезмәт сала, тагын шул ук санда эшче кирәк. Бүгенге көндә предприятие кешеләрне югары хезмәт хакы, бушлай трансфер, туклану, тулай торакта яшәү мөмкинлеге белән үзенә җәлеп итәргә тырыша. Вахта ысулы белән эшләү дә каралган. Тегә белмәгән, әмма эшләргә теләүчеләрне эшкә урнаштыру гарантиясе белән уку курсларына җибәрәләр.
Шулай ук, “Алга”ның чираттагы мәйданчыгында “Zasport” предприятиесе урнашкан. Биредә брендлы спорт киемнәре, Олимпия формасы һәм спорт экипировкасы тегәләр. Бу предприятие дә кешеләрне эшкә чакыра. Шулай ук, эшләргә теләүчеләр өчен яхшы эш урыннары булдырылган. Шуны әйтергә кирәк, “Zasport” предприятиесе бөтен Русия җыелма командаларын спорт киемнәре белән тәэмин итә. Шуңа күрә дә ул илдә зур танылу алган.
– Биредә без төрле катлаулылыктагы махсус киемнәр тегәбез. Эшкә инде тулысынча күнегеп беттек. Барлык шартлар да тудырылган, хезмәт хакыннан канәгатьбез.
Әлбәттә, һәрбер эшнең үз авырлыгы бар. Яңа заказлар озаграк тегелә. Чөнки аларның макетын эшләргә кирәк, арытаба инде шул макеттан экипировкалар тегелә, – диде тегү җайланмалары операторы Рәйлә Вәлиәхмәтова.
Бу территориядә инженерлык һәм коммуналь инфраструктура уңайлыклары булдырылган. Моннан тыш, предприятиегә “Алга”да катнашучы буларак, тиешле преференцияләр акчаларын янга калдырырга ярдәм итә.
Инженерлык инфраструктурасы һәм резидентларның инвестицион проектларын озата бару турында Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов сөйләде.
– Үсеш корпорациясе, “Алга”ның идарәче компаниясе буларак, резидентлар өчен инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы булдыра. Болар барысы да акча экономияләүгә, инвестиция фазасын кыскартуга һәм җитештерүне тиз эшләтеп җибәрүгә сизелерлек йогынты ясый. Моннан тыш, без “Алга” резиденты статусын һәм тиешле дәүләт ярдәме чараларын алуга ярдәм итеп, проектларны барлык стадияләрдә дә озатып барабыз. “Алга” резиденты булган компанияләргә моңарчы күрелмәгән салым, аренда һәм таможня ташламалары бирү гарантияләнә, – диде Наил Габбасов.
Ике тегү производствосыннан тыш, “Алга”да эшләүче тагын бер предприятие – Уфа районында 250 эш урынына исәпләнгән “АМКОДОР-Агидель” заводы. Ул ашлыкны эшкәртү өчен җиһазлар җитештерә. Чиратта “Азимут” компаниясе, ул юл билгеләре өчен буяулар һәм салкын пластик чыгарачак. Хәзер предприятиедә җиһазлар монтажлана.
– “Алга” махсус икътисади зонасының инвестицияләр портфеле 65 миллиард сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 100 эш урыны булдырылган. Барлык 22 предприятие дә эшли башлагач, биредә 3 меңгә якын эш урыны булдырылачак. Бүгенге көндә инвесторлар бирегә 6 миллиард сум акча кертте.
Шуны әйтергә кирәк, биредә, Русиядәге барлык махсус икътисади зоналардагы кебек үк, предприятиеләр өчен яхшы ташламалар каралган. Төбәкләр дә инвесторлар өчен өстәмә ташламалар булдырырга мөмкин. Бу җәһәттән Башкортстан инвесторлар өчен илдә иң яхшы мөмкинлекләр булдыруы белән танылды. Шуның нәтиҗәсендә безгә инвесторлар килеп тора, – диде “Алга” махсус икътисади зонасының идарәче компаниясе директоры Артем Пензин.
Ример НАСРЕТДИНОВ.