+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 февраль 2025, 19:20

Радий Хәбиров Башкортстан белән Беларусь хезмәттәшлегендә бурычны атады

Башкортстан Башлыгы республикабызның Беларусь белән хезмәттәшлегендә төп бурычны сәнәгать кооперациясе дип атады.

Радий Хәбиров Башкортстан белән Беларусь хезмәттәшлегендә бурычны атады
Радий Хәбиров Башкортстан белән Беларусь хезмәттәшлегендә бурычны атады

- Тулаем алганда, безнең төп бурычыбыз - Беларусь белән Русия Федерациясе арасындагы аерым мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, сәнәгать кооперациясе. Без хезмәттәшлегебездә алга таба, тирәнрәк, уртак предприятиеләр, уртак продуктлар булдырырга телибез, - дип сөйләде Радий Хәбиров Sputnik Беларусь интервьюсында.

Ул ассызыклаганча, Беларусь Республикасы - ул төп партнер, һәм тышкы икътисади гына түгел, чөнки мәдәният, гуманитар, социаль өлкәләрдә һәрьяклы хезмәттәшлек үскән. Шуннан чыгып, мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм бу мөнәсәбәтләр перспективаларына җитди игътибар бирелә.

- Һичшиксез, беренчесе - товар әйләнеше, һәм без аның үсеше өстендә актив эшлибез. Билгеле бер уңышлар һәм бурычлар бар. Аерым алганда, соңгы елларда Беларусь Республикасыннан Башкортстан Республикасына импорт артуын төгәл теркәп барабыз, һәм бу безне шатландыра, - диде Башкортстан Башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләр оппонентлар өчен көтелмәгән рәвештә йогынты ясады: республикалар тагын да якынайды, хезмәттәшлек тагын да нәтиҗәлерәк булды. Сәнәгать кооперациясе кысаларында инде 350дән артык төрле әйберләр барлыкка килде. Бу продукция Башкортстан һәм Беларусь предприятиеләренең уртак хезмәте хисабына формалаша - импортны алыштыру бурычы шулай тыныч һәм ышанычлы үтәлә.

Русия Федерациясенең Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында Беларусь Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 5,4 процент өлеше булган контрагент илләрнең беренче унлыгына керә. Беларусь Республикасы белән Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешенең гомум күләмендә экспорт өлеше - 46,9 процент, импорт өлеше - 53,1 процент.

- Әйе, чыннан да, без - Белоруссиядә еш кунаклар, чөнки даими элемтәләрдән, барлык кирәкле процессларны даими көйләүдән башка, уңышка ирешү мөмкин түгел, - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. - Һәм бүген монда - Башкортстаннан зур делегация. Без барыбыз да юл картасы кысаларында эшлибез, ул башта Белоруссия коллегалар белән берлектә 2022-24 елларга формалаштырылган иде. Хәзер инде хезмәттәшлекнең 2025-27 елларга исәпләнгән яңа юл картасы бар.

Фото: Sputnik

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас