+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 февраль , 21:48

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда сәнәгатьтә һәм социаль өлкәдә яңа башлангычлар хупланды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Әбҗәлил районында «Эко деревня 2» глэмпингын төзү планнары турында Магнитогорск металлургия компаниясе генеральный директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Жлоба сөйләде. 2023 ел ахырында инвестор республиканың Әбҗәлил районы территориясендә «Эко деревня» глэмпингын ачты, ул республика халкы һәм кунаклары арасында зур ихтыяҗ белән файдалана. Бу уңайдан компания рекреацион өлкәдә тагын бер проект эшләде.

«Эко деревни 2» төзелешенә инвестицияләр күләме 282,8 миллион сум тәшкил итә. Акчаларны кунак йортлары, мунча комплекслары һәм бассейннар, сәүдә биналары һәм җәмәгать туклануы йортлары, шулай ук тиешле инфраструктура төзелешенә юнәлтергә планлаштыралар.

«Пульс» компаниясе генеральный директоры Әнүзә Котыева Баймакта заманча диагностика медицина үзәге төзү проекты турында сөйләде. Ул 400 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинада урнашачак. Үзәктә МРТ, УЗИ, гемодиализ, шулай ук кардиолог, гинеколог, уролог, нефролог, невролог һәм онколог һәм башка белгечләр кабинетлары җиһазландырылачак. Яңа объектны 2026 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Элегрәк «Пульс» компаниясе Сибайда даруханә пункты ачкан иде, ә хәзер шәһәр территориясендә икенче даруханә төзелешен төгәлли. Баймактагы медицина үзәге Урал аръягында яшәүчеләргә күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Башлыгы әлеге проектның социаль әһәмиятен билгеләп үтте.

«Д-Арт» компаниясе директоры Рөстәм Мәсгутов Уфада төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча уку үзәге төзү концепциясен тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ булу сәбәпле, инвестор элегрәк Башкорт аграр университетының уку корпусларын реконструкцияләүдә катнашырга карар кылган иде. Аны «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «Кадрлар» федераль проекты кысаларында модернизациялиләр. Моннан тыш, «Д-Арт» компаниясе үз уку үзәге базасында белгечләр әзерләргә ниятли. Башкортстан Башлыгы тәкъдим ителгән инициативаны хуплады һәм Уфа хакимиятенә инвестор белән берлектә яңа объект төзү өчен мәйданчык сайларга кушты.

Инвестиция комитеты тәкъдим ителгән проектларны хуплады һәм аңа өстенлекле статус бирде. Инвесторга шулай ук җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә һәм Башкортстан сәнәгатен үстерү фондыннан ташламалы займ бүлеп бирүдә ярдәм итәчәкләр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: