+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2025, 20:48

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда сәнәгать һәм социаль өлкәдә яңа башлангычлар каралды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Уфа ит-консерва комбинаты директоры Алексей Мочалов предприятиене техник яктан яңадан коралландыру проектын тәкъдим итте. Инвестор яңа эшкәртү җайланмалары сатып алуга һәм суыткыч камералар урнаштыруга 225 миллион сум юнәлтергә планлаштыра. Республиканың инвесткомитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа өстенлекле статус бирде. Инвесторга шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплаячаклар.

«БашЦементСтрой» предприятиесе директоры урынбасары Рәфил Фәйзуллин Уфа районында бетон җитештерү буенча комплекс төзү проектын тәкъдим итте. Капитал салуларның гомум күләме 110 миллион сум дип бәяләнә. 2029 елда аны эшләтеп җибәрү 15 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Авангард Плюс» компаниясе директоры Ирина Юдина Уфаның Инорс бистәсендә көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәген төзү концепциясен тәкъдим итте. Сүз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк офисын һәм беренче кирәк-ярак товарлары кибетләрен урнаштырырга планлаштыручы бина төзелеше турында бара. Инвестицияләр күләме - 317 миллион сум. Объект ачылу белән анда 80гә якын яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Ярдәм чаралары сыйфатында республиканың Инвесткомитеты проектка өстенлекле статус бирде. Уфа хакимияте Үзәкне төзү өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас