Узган елда республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 142 меңгә якын тәшкил иткән, бу, 2023 елдагы белән чагыштырганда, 4,3 процентка күбрәк. Әлбәттә, бу күрсәткеч республика тарафыннан ярдәм чаралары булмаса үсә алмас иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз командасы алдында һәрдаим эшкуарларга бөтен яклап ярдәм күрсәтү һәм илдә каралган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген булдыру бурычын куя.
Шундый ярдәм чараларын алган малтабарларның берсе – Аскын районында яшәүче Артем Шумков. Ул шәхси эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм программасыннан бер тапкыр бирелә торган 350 мең сум акча алып, металл эшкәртү буенча үз эшен ачып җибәргән.
Үз эшен башлаганчы ул Свердловск өлкәсендә эшләгән булган.
– Анда эшем тотрыклы булды, әмма күбрәк вакытны гаиләм белән үз туган республикамда үткәрәсем килде. Шуңа күрә, мин бит моны туган авылымда да эшли алам, дип уйладым. Эретеп ябыштыру буенча тәҗрибәм җитәрлек иде, производствода металлга порошоклы буяу салу технологиясен үзләштердем, шул вакытта видеодәресләр буенча яңа элементлар ясарга өйрәндем, – ди Артем.
Эшкуар үз предприятиесен теркәгәч, бүленгән акчага кирәкле җиһазлар сатып ала: чүкү өчен станок, эретеп ябыштыру аппараты һәм башкалар.
– Бүген республикада үз эшеңне алып бару өчен барлык шартлар да булдырылган. Грантлар, субсидияләр бирелеп тора. Боларны үзләштерү өчен хакимият белән элемтәдә торырга кирәк. Алар да ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Алга таба планнар зур, заказлар күп, димәк, эшем дә үсәчәк, – ди эшкуар.
Гомумән алганда, Башкортстан социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Русиядә алда бара – узган елга 618 берәмлек. 2021-24 елларда Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү проектларына 203 миллион сумлык 433 грант бүлеп биргән. Төбәкнең эшкуарлык секторында 593,3 мең кеше мәшгуль, бу гомумдәүләт проекты буенча максатлы күрсәткечтән 20 процентка артык. Республиканың берләштерелгән бюджетына салым керемнәре алардан 22 миллиард сум тәшкил итте.
Ярдәм чараларына килгәндә, узган елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен 1 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 445 миллион сумнан артыгы “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Муниципаль берәмлекләр республика бюджетыннан 100 һәм урындагы бюджетлардан 80,5 миллион сум акча алган. Субсидияләрне 485 эшкуарлык субъекты һәм 28 үзмәшгуль граждан алган. Төбәк учреждениеләре 658 эшкуарга 3,2 миллиард сумлык финанс ярдәме күрсәткән. Безнең Микрокредит компаниясе эшкуарлыкның санлы платформасы аша рәсмиләштерелгән займнар саны буенча Русиядә беренче урынны алды.
“Минем бизнес” үзәге финанс булмаган ярдәм чаралары да күрсәтә. Шулай, 13 офиста 15 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән, 270 чара үткәрелгән һәм республика төбәкләренә 19 тапкыр мобиль чыгу оештырылган.
2019 елдан Башкортстанда Радий Хәбиров башлангычы белән республика һәм муниципаль дәрәҗәдә “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелә. Кешеләр анда үз бизнес-проектларын тәкъдим итә, финанс һәм консультация ярдәме ала. Республика муниципалитетларында эшкуарларга ярдәм итүче бизнес-шерифлар институты эшли. Башкортстанның уңышлы тәҗрибәсен башка төбәкләр дә үзләштерә, ә мондый ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге турында эшкуарлар үзләре сөйли.
Бизнес һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлекнең мондый форматына ихтыяҗ булуы турында Зилаер районы бизнес-шерифы Михаил Люляев сөйләде.
– “Эшкуарлык сәгатьләре” бездә атна саен үткәрелә. Кешеләр төрле башлангычлар белән килә, мәсәлән, чәчтарашханә, пекарня, производство ачарга телиләр. Проектлар төрле, безнең районда юл буе сервисы, туризм, авыл хуҗалыгы яхшы үсеш ала, – дип билгеләп үтте бизнес-шериф.
Бу ярдәм чараларыннан Нефтекамадан шәхси эшкуар Владимир Белоглазов та файдаланган. Ул компьютер, полиграфия хезмәтләре, ремонт эшләре, пекарня һ.б. юнәлешләр буенча эшли. Малтабар ташламалы микрозаймнар алу мөмкинлегеннән өч тапкыр файдаланган.
– Соңгы ун елда мин өч кредит алдым. Икесен бина сатып алуга тотындым, берсен – матди базаны үстерүгә. Безнең хакимият миңа аренда белән ярдәм итте. Болар барысы да, һичшиксез, минем бизнес үсешенә ярдәм итте, – диде Владимир Белоглазов.
Шулай ук, Башкортстанда “OZON” маркетплейсында “Башкортстан Республикасында эшләнгән” дип аталган төбәк витринасы булдырылды. Витрина 240 селлерны һәм үзебездә җитештерелгән 5 меңнән артык товарны үз эченә ала, барлыгы маркетплейста республикадан 28 мең сатучы теркәлгән.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә һәм эшкуарлык комитеты рәисе Алексей Шмелев Башкортстанда бизнес субъектлары санының артуын дәүләт ярдәменең закончалыклы нәтиҗәсе дип саный.
– Республика Башлыгы, Хөкүмәт дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык формалары гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә республика эшкуарлары үзләрен уңайлы хис итә. Административ киртәләр бетерелә, күп кенә мәсьәләләрне мөмкин кадәр оператив хәл итәргә мөмкин. Икътисадның реаль секторын үстерүгә зур игътибар бирелә, гомумән, төрле өлкәләрдә эшләүче малтабарларга ярдәм күрсәтелә, – ди Алексей Шмелев.
“Агымдагы елга республиканың төп бурычы – эшкуарлыкка алга таба ярдәм итү һәм аны үстерү, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санын арттыру, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен шартлар тудыру”. – Хөкүмәттә күптән түгел узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бизнес вәкилләре белән айлык очрашулар башлануын игълан итте.
Мондый очршулар эшкуарлык даирәсенең үзен ничек хис итүен аңлау, бизнеска төрле бурычларны хәл итүдә ярдәм итү өчен кирәк. Бу максатта агымдагы елда Төбәк лизинг компаниясе һәм Төбәк гарантия фонды активларын арттыру, эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү һәм инвесторлар эзләү өчен бизнес-шерифларның эшен көчәйтү планлаштырыла. Сибайда Урал аръягы бизнесы өчен уникаль мәйданчык булачак “Эшкуарлык йорты”н төзү буенча эшләр тәмамлана. Шулай ук “Минем бизнес” үзәге базасында креатив эшкуарлыкка ярдәм чаралары кертеләчәк. Мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен финанс грамоталылыгын арттыру буенча чаралар планлаштырылган.
Ример НАСРЕТДИНОВ.