Бөтен Русиядән әйдәүче предприятие вәкилләре Башкортстан башкаласына юллар һәм күперләр төзүдә, шулай ук гражданнарның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүдә яңа тенденцияләр турында фикер алышу өчен Уфага җыелды. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков сүзләренә караганда, соңгы алты елда Башкортстанда 9 мең чакрым юл һәм 9 мең погон метр күпер төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган.
Былтыр «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадан Көнчыгыш чыгу буенча хәрәкәт башланды. Бу - 13,9 км озынлыктагы эре инфраструктура проекты, ул тоннельдән, күпердән, эстакададан, юллардан һәм виадуклардан тора. Бу - Башкортстанның гына түгел, Русиянең дә транспорт системасында капиталь төзелешнең иң уникаль объекты.
- Көнчыгыш чыгу юлын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә шәһәрнең төп транспорт артерияләрен шактый бушатырга, Уфа аръягы районнарына уңайлы һәм тизрәк чыгуны тәэмин итәргә мөмкин булды, - диде Виктор Жульков.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен Уфа агломерациясендә 2022 елдан интеллектуаль транспорт системасы кертелде.
Конгресс кысаларында анда катнашучылар интеллектуаль транспорт системасы эше һәм башка пилот проектлары белән таныштылар.
Конгресс эше иртәгә дә дәвам итәчәк.
Фото"Башинформ"