Көнбатышның Русия икътисадын җимерүгә юнәлтелгән санкцияләре уңышсызлыкка дучар булды. Ил Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, үсеш дәвам итә. Дөньяда Русия белән хезмәттәшлек итәргә теләүче дустанә дәүләтләр шактый.
"Безнең команда өчен бер ишек ябылса, икенчесе ачыла. Без диңгез ярында һава торышы яхшыруын көтеп утырмыйбыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез. Санкцияләр керткән илләр белән генә дөнья чикләнми. Без яңа партнерлар табарга әзер", – дип белдерде Радий Хәбиров.
Бүген Башкортстан дөньяның 103 иле белән тышкы икътисади элемтәләр урнаштырган. Кытай – иң зур чит ил партнеры, барлык тышкы сәүдә әйләнешенең дүрттән бер өлеше Кытайга туры килә, һәм бу күрсәткеч үсә. Башкортстан Кытайга машина төзелеше продукциясен, минераль ресурсларны экспортлый, ә Кытайдан машина төзелеше техникасын һәм химия сәнәгате продукциясен импортлый. Хәзерге вакытта республикада Кытай капиталы катнашлыгында 17 предприятие эшли. 2022 елда Русиянең КХРдагы сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеге ачылды.
Радий Хәбиров Хао ханым Ляньюань белән очрашуда Кытай Халык Республикасы белән мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен ассызыклады, әлеге ил - төбәкнең төп тышкы икътисади партнеры, дип атады.
– Без, товар әйләнеше күләмен арттыру белән генә чикләнмичә, хезмәттәшлекнең тирәнтенрәк формаларын үстерергә омтылабыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Кытай партнерлары белән диалогыбызны югары бәялибез һәм уртак эшнең төрле юнәлешләре буенча фикер алышырга әзербез.
Үз чиратында, Хао Ляньюань ханым Русия-Кытай индустриаль паркының уртак проектларны гамәлгә ашырудагы уңышларын ассызыклады һәм Русия субъектлары белән икътисади элемтәләрне киңәйтүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул, шулай ук, Кытай индустриаль паркында Русия төбәкләре продукциясе белән тутырылган павильоннар булдыру планнары белән уртаклашты, бу сәүдә һәм мәдәни алмашулар үсешенә зур этәргеч бирәчәк.
– Башкортстан белән хезмәттәшлегебез тотрыклы үсеш күрсәтә, һәм без уртак көч белән икътисади багланышлар өчен яңа офыклар ача алачагыбызга ышанабыз, – диде Хао Ляньюань ханым.
– Без КХР бизнесы, корпорацияләре һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлеккә ачык, – дип сүзен йомгаклады Радий Хәбиров. – Бүгенге очрашу – башлангыч кына. Алда әле бик күп мөһим фикер алышулар көтә дип ышанам. Әйдәгез, бүген без хезмәттәшлекнең яңа этабына нигез салдык дип саныйк.
Уртак проектлар турында фикер алышу вакытында түбәндәгеләр каралды: Русия төбәкләрендә Русия-Кытай индустриаль паркында җитештерелгән продукция белән павильоннар булдыру; «Уфа» транспорт агро-логистика паркы һәм Ляочжун индустриаль паркы резидентларын берләштерәчәк трансчик сәүдә өчен халыкара B2B-платформа эшләтеп җибәрү.
Очрашу азагында индустриаль парк җитәкчесе Башкортстан делегациясен сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә багышланган икенче Русия-Кытай конференциясенә чакырды. Май аенда Шэньчжэнь шәһәрендә узачак бу чара – инвестицияләр җәлеп итү һәм ике яклы икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту юлларын барлау өчен уникаль мәйданчык.
Кытайдан тыш, Башкортстанның ышанычлы партнерлары арасында Төркия, Һиндстан, Казахстан, Тунис, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Бразилия һәм Ливия дә бар. Республиканың БДБ, БРИКС һәм ШОС, Азия һәм Африка, хәтта Көньяк Америка илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше көннән-көн үсә. Бу үсешкә чит илләрдәге вәкиллекләр челтәре дә зур этәргеч бирә. Алар Кытай Халык Республикасында гына түгел, ә Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә уңышлы эшли.
Төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлеге нәтиҗәлелеген тышкы сәүдә әйләнеше динамикасы аша күзалларга мөмкин. Былтыр Башкортстанда әлеге күрсәткеч 6,4 процентка арткан. Шунысын да әйтергә кирәк: әйләнешнең гомум күләменең 71,1 процентын экспорт тәшкил итә, һәм аның яртысыннан артыгы энергетикага бәйле булмаган продукциягә туры килә.
“Башкортстан – Русиянең төп экспорт төбәкләренең берсе. Хөкүмәт һәм бизнесның бердәм тырышлыгы төбәкнең икътисади үсешен ничек тизләтергә мөмкинлек бирүенең ачык мисалы бу. Республика компанияләре Русия экспорт үзәге күрсәтә торган ярдәм һәм хезмәтләрдән бик теләп файдалана. Узган елда Русия экспорт үзәге тарафыннан хупланган республика компанияләренең тышкы сәүдә килешүләренең гомум күләме 26 миллиард сумга җитте. Без Башкортстан компанияләренә яңа үрләрне яуларга булыша алуыбыз белән горурланабыз, аларның уңышлары төбәкнең генә түгел, бөтен илнең икътисадын ныгытачак”, - дип ассызыклады Русия экспорт үзәге генеральный директоры Вероника Никишина.
Башкортстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлек – халыкара партнерлыкның тагын бер гүзәл үрнәге. Ике республиканы күпьеллык тарихи, мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли.
“Мин Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәтенең Беларусь Республикасы белән үзара файдалы ике яклы элемтәләрне киңәйтүдәге актив позициясен ассызыклап үтәсем килә. Белоруссия һәм Башкортстан делегацияләренең күпсанлы эш сәфәрләре, төрле дәрәҗәләрдәге сөйләшүләр безнең хезмәттәшлеккә зур өлеш кертә. Сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек бүген Беларусь белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә әйдәп баручы юнәлеш булып тора, - ди Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник. - Соңгы берничә елда без предприятиеләрне сәнәгать кооперациясе процессларына җәлеп итү буенча зур уңышларга ирештек. Мәсәлән, “МАЗ” җәмгыятенең “Уфа трамвай-троллейбус заводы” җәмгыяте белән уртак предприятиесен төзү Белоруссия машина комплектларыннан троллейбуслар җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанда “МАЗ”ның җитештерү-сервис үзәген төзү турында Меморандумга кул куелды. Пилотсыз технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекнең киләчәге зур. Беларусь һәм Башкортстанда Белоруссия-Русия инвестицион кластерларын төзү буенча да актив эш алып барыла.
Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы белән үзара алмашуның артуы азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен дә, базарларыбызны азык-төлекнең киң ассортименты белән тулыландыру өчен дә бик мөһим.
"Башкортстанда озын гомерлелек" программасы кысаларында без туризм мәсьәләләренә дә зур игътибар бирәбез, шул исәптән Беларусьта булуны да. Багланышларны, яшьләр һәм мәгариф алмашуларын, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге элемтәләрне үстерүгә дә зур әһәмият бирәбез. Ә безнең уңышлы хезмәттәшлекнең бер символы буларак, Белоруссия зубрлары хәзер Башкортстанның Морадым тарлавыгында утлап йөри”.
Соңгы алты елда әлеге мөнәсәбәтләр яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрелде. 2021 елдан башлап Башкортстанның тугандаш республикада вәкиллеге эшли, ә 2023 елда Уфа Русия һәм Беларусь төбәкләренең ХХ юбилей форумын кабул итте. Хезмәттәшлекнең тагын бер нәтиҗәсе – 2023 елда "Уфа" индустриаль паркы территориясендә "Амкодор" Белоруссия холдингы заводын ачу булды. Әлеге предприятие бөртекле, кузаклы, ярма һәм майлы культураларны эшкәртү өчен ашлык чистарту-киптерү комплекслары җитештерә. Моннан тыш, хәзерге вакытта юл-төзелеш техникасының 16 төрен чыгарачак "Амкодор-Алга" заводы төзелә башлады.
Хезмәттәшлекнең дәвамы буларак, Башкортстан сынау төбәге булачак Русия-Белоруссия инвестицион кластерын булдыру күздә тотыла. Хәзер Беларусь оешмалары белән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хәл ителә, алар аның потенциаль резидентлары булачак. Инвестицияләрнең гомум күләме 55 миллиард сумнан артып китәчәк һәм 650дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Кластер кысаларында җир казу машиналарын, аккумуляторларны һәм аларның комплектлаучыларын, пассажир электротранспортын җитештерүне җайга салу планлаштырыла.
“Беларусь Республикасыннан ике мең километр ераклыкта урнашуга карамастан, Башкортстан Республикасы безгә бик якын, ул – Русия Федерациясенең иң актив төбәкләренең берсе. Безнең мөнәсәбәтләрдә тыелган һәм ябык темалар юк! Без Башкортстандагы дусларыбызны Белоруссия җирендә каршы алырга шатбыз, үз чиратыбызда, без матур һәм үзенә җәлеп итеп торучы Башкортстанга шатланып киләбез”, - дип белдерде Беларусь Республикасының монополиягә каршы көйләү эшләре һәм сәүдә министры Артур Карпович.
Фото: glavarb.ru