Чарада катнашучы эшкуарлар, үзмәшгуль гражданнар һәм үз эшен булдырырга планлаштыручылар районда бизнес алып бару шартларын яхшырту һәм ярдәм чаралары турында фикер алышачак.
- Ачык диалог үткәрү – власть вәкилләреннән теге яки бу шәһәрдә, районда бизнесның ничек яшәве турында дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге. Мондый туры коммуникация безгә бизнесны борчыган сорауларга игътибар фокусын юнәлтергә һәм аларны тәгаен аудиториягә карап хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Искәртеп узабыз, элегрәк Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ай саен бизнес вәкилләре белән ачык очрашулар уздырырга кушты. Беренче мондый чара 19 февральдә Сибай шәһәрендә булды. Аларны инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен арендага җир бирү мәсьәләләре, социаль килешү нигезендә адреслы ярдәм, юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме төрләре, салым ташламалары, инфраструктураны үстерү темалары кызыксындырды.
Катнашучы буларак теркәлү өчен Башкортстанның Инвестиция порталында анкета тутырырга кирәк.
Фото: pravitelstvorb.ru