+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Марта 2025, 13:38

Яңа белем яңа мөмкинлекләр ача

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү оешмаларында яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча проект офисы Уфаның УДНТУ мәгарифне үстерү идарәсе һәм вузара студентлар кампусы белән берлектә «Югары уку йортларында яшьләр технологик эшкуарлыгына профессор-укытучылар составын җәлеп итү өчен мотивация» темасына форсайт-сессия оештырды.

Яңа белем яңа мөмкинлекләр ачаЯңа белем яңа мөмкинлекләр ача
Яңа белем яңа мөмкинлекләр ача

Чара вузара кампусның УДНТУ мәйданчыгында узды. Катнашучылар студентлар стартапларын эшләүгә укытучыларны җәлеп итүдә булган кыенлыклар һәм перспективалар турында фикер алышты, шулай ук бу юнәлештә уңышка ирешкән университетлар тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Безнең югары уку йорты яшьләр технологик эшкуарлыгы программасы буенча федераль конкурста катнашырга әзерләнә. Анда студентларга ярдәм итү һәм мотивацияләү инструментлары төгәл язылган. Бүген без профессор-укытучылар составын мотивацияләү программасын эшләп карарга булдык, чөнки еш кына нәкъ менә алар студентларны бизнес өлкәсенә җәлеп итүче двигатель булып тора. Финанс стимулы һәрвакытта да иң төп этәргеч түгел, хезмәт өчен бүләкләүнең башка күп кенә инструментлары бар - һөнәри үсеш мөмкинлеге, перспективалы киләчәк, белемгә ихтыяҗ, – диде сессия модераторы, УДНТУның Технологик эшкуарлык үзәге җитәкчесе Ольга Овчинникова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас