- Уртача хезмәт хакы 63,4 мең сумга, ягъни 9,2 процентка үсте. Бу - республикада 15нче урын. Эшсезлек ике тапкыр диярлек кимеде. Аның дәрәҗәсе уртача республиканыкыннан артмый. Уңай миграция сальдосы теркәлгән, табигый зыян чагыштырмача түбән күрсәткечләрдә тора. Мондый тенденцияләр районга елдан-ел кеше потенциалын арттырырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Шулай ук социаль өлкә объектларын эшләтеп җибәрү дә билгеләп үтелде: районның Олы-Теләк авылында социаль-мәдәни үзәк төзелгән, Кудеевка авылында модельле китапханә булдырылган, Иглин авылында 1100 укучыга мәктәп ачылган. Нәкъ менә соңгысында Башкортстан Хөкүмәтенең күчмә утырышы оештырылды. Моннан тыш, район үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү комплексы эшли башлады.
Андрей Назаров авыл хуҗалыгында да уңай динамика турында сөйләде. Мәсәлән, әлеге юнәлеш буенча тулаем продукция җитештерү күләме соңгы 4 ел дәвамында тотрыклы рәвештә 3 млрд сумнан артып китә. Былтыргы нәтиҗәләре буенча 8,8 процентлы үсеш теркәлгән.
Инвестицияләр үсеше темплары буенча Иглин районы узган елда республика муниципалитетлары арасында 1нче урынны алды. Былтыр төп капиталга инвестицияләр 2,3 тапкыр үскән һәм 2,2 млрд сум тәшкил иткән.
Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова сүзләренчә, инженерлык коммуникацияләрен яңарту, социаль объектлар төзү, территорияләрне төзекләндерү, бизнесны үстерү халыкның тормыш дәрәҗәсен сыйфатлы яхшыртуга ярдәм итә. Ул, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәтенә районга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Премьер-министр район хакимиятенә “Эшкуарлык сәгатьләре”ндә каралган инвестицион ниятләр конверсиясен, инвестмәйданчыклар санын арттырырга һәм муниципаль-хосусый партнерлык һәм концессия механизмнарын файдалану эшен активлаштырырга кушты.
Фото: pravitelstvorb.ru