Андрей Назаров:
“Без эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез. Иглин районында бизнеска ярдәм күрсәтү мөһим бурыч булып кала.”
Иглиндә эшкуарлык үсеш ала:
- 2500 бизнес субъекты теркәлгән;
- 2024 елда 14 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән;
- сәүдә (35%), төзелеш (15,4%), җитештерү (6%), авыл хуҗалыгы (5,6%) – төп юнәлешләр.
Күтерелгән сораулар:
- Җир кишәрлекләре. Фермерларның җиргә ихтыяҗы арта, ә закон 2 гектар белән чикләнә. Бу чикләүне бетерү өчен Башкортстан Хөкүмәте Федерация Советына закон проекты тапшырды.
- Төзелеш. ИЖС өчен идарәче компанияләрнең эшен көйләүче закон кирәк. Хөкүмәт бу мәсьәләне депутатлар белән эшләячәк.
- Экология. Пластик калдыкларны эшкәртү бизнесы үсә, әмма документларны рәсмиләштерү авыр. Хөкүмәт малтабарларга ярдәм күрсәтәчәк.
Чишелешләр:
- Башкортстан эшшкуарлары дәүләт заказларында күбрәк катнашачак;
- Яңа ярдәм чаралары каралачак;
- Кече бизнес үсеше өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Очрашу ахырында 14 эшкуарга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Фото: pravitelstvorb.ru