+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
26 март , 19:12

Башкортстан ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт думасында Хөкүмәт хисабы белән чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, даими рәвештә үсә торган санкцион басымга карамастан, ил икътисады инде икенче ел рәттән уртача дөньякүләм темплар белән үсеш ала.

Башкортстан ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә
Башкортстан ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә
- Русия сатып алу сәләте паритеты буенча дөньяның иң эре дүрт икътисады исәбенә керә. Узган ел тулай эчке продукт үсеше 4,1процент тәшкил итте. Бу алга киткән илләрдәге уртача күрсәткечтән берничә тапкыр күбрәк. Ике ел эчендә илебез икътисадының үсеше Европаныкыннан 6 тапкыр диярлек артып китте. Ә бу дәүләтләрнең кайберләрендә инде рецессия күзәтелә. Мәсәлән, Германия икътисады бу вакыт эчендә түбәнгә тәгәри бара. Безнең эчке тулай продукт 2024 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр номиналь чагылышта 200 триллион сумлык билгене узды, 2020 елдагыдан ике тапкыр диярлек артты. Мондый уңыш — беренче чиратта безнең гражданнар, илебезнең күп кенә компанияләренең хезмәт коллективлары казанышы. Һәм әлбәттә, Президент йөкләмәләрен төгәл үтәү нәтиҗәсе.

Хөкүмәтнең Русия Банкы белән эшен координацияләү. Төбәкләрдә, икътисад тармакларында вәзгыятьне җентекләп белгән Парламент вәкилләре тарафыннан җитди тырышлык. Эксперт, фәнни һәм эшлекле бергәлекләрнең карарларын әзерләү процессына актив җәлеп итү, - дип ассызыклады Михаил Мишустин.

Федераль Министрлар Кабинеты башлыгы белдерүләренә комментарий биреп, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Дегтярев бу казанышларга республиканың зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Русия Хөкүмәте Рәисе докладында шактый җитди нәтиҗәләр яңгырады, алар илебез өчен катлаулы булган 2024 елның бик лаеклы узуын күрсәтә. Һәм монда җитди геосәяси чакырулар, СВО шартларында ил икътисады һәм социаль өлкә белән идарә итүне тәэмин итә алган Хөкүмәтнең үзе дә, икътисадның реаль секторы вәкилләре дә, социаль өлкә хезмәткәрләренең дә казанышы. Мин ике төп моментка игътибар итәр идем — тулаем Русия буенча казанышлар саннарына һәм аларның Башкортстан буенча күрсәткечләр белән туры килүенә. Әгәр илнең тулай эчке продукты үсеше 4,1 процентка бәяләнсә (бүгенге көндә дөньядагы иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе), республика буенча без бу үсешне 4,7 процентка күрәбез. Бу республиканың гомум йомгаклау күрсәткеченә саллы өлеш кертүен аңлата, - диде эксперт.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: