-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
26 март , 12:40

«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсында кем җиңәр?

«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсының өченче сезоны старт алды, дип хәбәр иттеләр Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсында кем җиңәр?
«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсында кем җиңәр?
Конкурсны ВЭБ.РФ ярдәме белән Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) һәм "Росконгресс" фонды үткәрә. Ул төбәкләрдә перспективалы Русия брендларын үстерүгә юнәлтелгән.

Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәткән кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Гаризаларны "идея.росконгресс.РФ/brand" платформасында 15 майга кадәр бирергә мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы июль аенда Түбән Новгородта «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында узачак. Алар маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә алга этәрүдә ярдәм, укыту программаларына керү мөмкинлеге, бизнес-экспертлар белән индивидуаль консультацияләр, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, төп чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак.

Фото: "Республика Башкортостан" гәзите сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: