«Абсолют Альянс» компаниясе директоры Алим Чочаев Төркия һәм Кытай партнерлары ярдәмендә республикада май сыгу заводы төзү проектын тәкъдим итте. Предприятиегә эшкәртү җайланмалары, сыгу һәм агызу линияләре, шулай ук чимал һәм әзер продукция саклау участоклары керәчәк.
Башкортстан "Инвесткомитет"ы тәкъдим ителгән башлангычны хуплады. Республика шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм эшкәртү җайланмалары сатып алуга инвестор чыгымнарының бер өлешен каплаячак.
– Безгә бу проект кызыклы, республика аны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгына инвестор белән берлектә май сыгу заводын урнаштыру өчен мәйданчык сайларга кушты.
Октябрьскийда автозаправка станциясе булган күпфункцияле сервис комплексын төзү планнары турында «Гарант Безопасности» компаниясен гамәлгә куючы Виктория Садовникова сөйләде. Дуван районында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясен төзү башлангычы белән «Газагропром» компаниясе генеральный директоры Марсель Таһиров чыгыш ясады.
Башкортстан Башлыгы игътибарны муниципалитетның урындагы предприятиеләр һәм оешмалар белән актив эш алып барырга кирәклегенә юнәлтте.
Фото: glavarb.ru