Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле тышкы икътисади эшчәнлек төбәкара үсеш өчен зур мөмкинлекләр тудыра.
- Министрлык эшчәнлеге республиканың икътисади һәм социаль өлкәсендәге барлык аспектларга да кагыла. Бу - инвестицияләр, сәүдә, мәдәни һәм иҗтимагый проектлар. Башкортстан мәнфәгатьләрен алга сөреп, гомумфедераль бурычларны хәл итүгә ярдәм итүебез мөһим, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Коллегия утырышы барышында билгеләп үтелгәнчә, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында республикага 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының кимендә 70 процент үсешен тәэмин итәргә кирәк булачак. Башкортстан Премьер-министры сүзләренә караганда, монда Кытай, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия кебек юнәлешләргә игътибарны юнәлтергә кирәк.
Шулай ук коллегия утырышы барышында уртак интеграцион проектларны гамәлгә ашыру динамикасын көчәйтү зарурлыгы билгеләп үтелде. Мондый хезмәттәшлекнең мисалы булып Русия-Беларусь инвестиция кластеры тора, аның инвестиция портфеле бүген 55 миллиард сум тәшкил итә. Хәзер шулай ук Русия-Кытай инвестиция кластерын формалаштыру мөмкинлеге дә карала.
Шулай ук утырыш кысаларында Эспортка ярдәм үзәгенең бизнес даирәләре белән эш нәтиҗәләре каралды. Үткән ел нәтиҗәләре буенча үзәк тарафыннан 3,5 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән, ә экспорт ярдәмен 1110 компания алган. «Ашыгыч экспорт ярдәме» проектының эшче төркеме бер ел эчендә Башкортстанның 115 предприятиесендә булган. Үзәк ярдәмендә 300дән артык компания Халыкара чараларда катнашкан, бизнес-шерифлар өчен стратегик сессияләр, шулай ук экспортерларның үзләрен укыту үткәрелгән.
Фото: pravitelstvorb.ru