- Башкортстан 103 ил белән халыкара һәм тышкы сәүдә элемтәләре урнаштырган. 2024 елда тышкы сәүдә әйләнеше 6,4 процентка арткан. Республика продукциясен экспортлауга ярдәм итү төп бурыч булып кала, - дип билгеләде үз докладында Премьер-министр.
Андрей Назаров Экспортны яклау республика үзәге эшчәнлегенә аерым тукталды, ул тышкы базарга төбәк бизнес-җәмәгатьчелек кертү буенча төп рольне уйный. Төбәк экспорт стандартының барлык 15 инструменты узган ел уңышлы гамәлгә кертелгән. Рейтинг нәтиҗәләре буенча, Башкортстан илдә 2нче урында һәм Идел буе федераль округында 1нче урында тора. Республика Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан 1110 компания өчен 3,5 мең хезмәт күрсәтелгән. Үзенең нәтиҗәлелеге буенча ул - Русия буенча "иң яхшылар өчлегендә".
Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук чит ил партнерлары белән эшләүнең аеруча уңышлы нәтиҗәләрен санап чыкты һәм вәкиллекләр булган илләр белән хезмәттәшлек итү бурычларын билгеләде.
- Киләчәктә Кытайда Башкортстан товарлары "шоурум"ын оештырырга планлаштырабыз, Үзбәкстан партнерлары белән Стәрлетамакта "Толпар" уртак башкорт-үзбәк технопаркын төзү өстендә эшлибез, Казахстан белән мөнәсәбәтләр актив үсә, аерым алганда, Урал пружина заводы, "Медстальконструкция" предприятиесе һәм Башкортстан соды компаниясе проектларын гамәлгә ашыру өлешендә, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru