+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 Апреля 2025, 13:40

Радий Хәбиров Благовещен заводында җитештерүне үстерү турында фикер алышты

3 апрельдә Благовещенга эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Благовещен күпер тимер-бетон конструкцияләр заводы»ның җитештерү мәйданчыгында булды.

Радий Хәбиров Благовещен заводында җитештерүне үстерү турында фикер алыштыРадий Хәбиров Благовещен заводында җитештерүне үстерү турында фикер алышты
Радий Хәбиров Благовещен заводында җитештерүне үстерү турында фикер алышты

Предприятие, республика ярдәме белән, «Благовещен» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булды. Бу ташламалы салым режимын кертүне күздә тота. Завод коллективы күперләр төзү, юл төзелеше һәм инфраструктураны үстерү өчен җыелма конструкцияләр әзерләү белән шөгыльләнә.

Җитештерүгә стартны Радий Хәбиров 2022 елның августында бирде. Продукцияне Башкортстан заказчыларына, шулай ук Түбән Новгород, Самара, Пермь, Казан, Ырынбур һәм башка төбәкләргә озаталар.

Башкортстан Башлыгы технологик участокларны карады һәм продукция үрнәкләре белән танышты. Предприятиенең генеральный директоры Дмитрий Исаев, производствоны үстерү кысаларында завод гомуми инвестицияләр күләме 770 млн сум чамасы булган металл конструкцияләр чыгаруны оештыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашырды, дип сөйләде. Аны "Инвестсәгать" тә 2023 елның ноябрендә хупладылар.

Башкортстан Башлыгы завод җитәкчелеге белән алга таба җитештерү куәтләрен үстерү перспективалары турында фикер алышты. Планнарда - яңа технологик участоклар ачу, продукция күләмнәрен һәм ассортиментын арттыру.

- Предприятие республикада берничә ел элек эшли башлады. Без проектка кирәкле ярдәм күрсәттек, хәзер завод тулы куәтенә эшли, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Башкортстанда зур төзелешләр күп. Бу юллар, сәнәгать һәм социаль объектлар. Шуңа күрә мондый производстволар безгә, һичшиксез, кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас