- Комплекс төзелешенең төп максаты - автомобильчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру. Монда кафе, гомум файдаланудагы товарлар кибете һәм автомойка эшләячәк. Киләчәктә комплекста кимендә 14 яңа эш урыны булдырылачак, - дип сөйләде проект турында Башкортстанның Үсеш Корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Инвестицияләрне яклау һәм кызыксындыру турындагы килешү инвесторларга ярдәм итү коралы булып тора, ул сорала торган дәүләт ярдәмен күрсәтүнең гадиләштерелгән тәртибен регламентлый. Бу очракта инвестор салым ташламаларына һәм җир кишәрлеген торглар уздырмыйча гына арендага алуга дәгъва итә.
Фото: pravitelstvorb.ru