«ПОЛИЭФ» җәмгыяте мәйданчыгында узган чарада төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү институтлары вәкилләре, шулай ук контроль һәм күзәтчелек оешмалары белгечләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк республика Башлыгы хакимият һәм бизнес арасында конструктив диалог булдыру, шулай ук компанияләрнең уңайлы эш шартларын булдыруга һәм җәлеп итүчән инвестклимат формалаштыруга ярдәм итү өчен эшкуарлар белән даими очрашулар оештыру башлангычы белән чыккан иде.
Кереш сүзендә төбәк җитәкчесе нәтиҗәле икътисади сәясәтне гамәлгә ашыру өчен бизнесменнар белән турыдан-туры диалогның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Мин шәһәр һәм район эшкуарлары белән очрашулар үткәрергә булдым. Аларның ачык характерда булуы мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикада бизнеска ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлдә. Шул ук вакытта безнең өчен кире элемтә булу мөһим. Мондый очрашуларда кабул ителгән барлык карарларны без йомгаклау документларына кертәчәкбез һәм аларның үтәлешен тикшереп торачакбыз.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, бизнес-шерифлар институты – эшкуарлык башлангычларын хуплау өчен җаваплы шәһәр һәм район хакимияте башлыклары урынбасарлары эшен югары бәяләде. Исегезгә төшерәбез: андый вазыйфаны Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда керттеләр. Моннан тыш, муниципаль дәрәҗәдә - «Эшкуарлык сәгатьләре», ә республика дәрәҗәсендә «Инвестиция сәгатьләре» даими уздырыла. Бу да төбәк икътисады үсешенә ярдәм итә.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.