Быел гыйнвар ае Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында яшәүче халык өчен күңелле вакыйга белән билгеләнде. Биредә берничә социаль объектны хезмәтләндерүче яңа җылылык челтәре һәм блоклы заманча казанлык файдалануга тапшырылды.
Мәктәп, мәдәният йорты, авыл хакимияте һәм балалар бакчасы кебек мөһим объектларны җылылык белән тәэмин итәчәк яңа казанлыкны ачу тантанасына "Башнефть" оешмасының генеральный директоры урынбасары Вячеслав Клепиков, "Башнефть"нең Хакимият органнары белән хезмәттәшлек департаменты директоры Рушан Сәетов, депутат Олег Калинин килделәр. Әлбәттә, күңелле чарадан иске яндызлылар үзләре дә читтә калмады.
Иске Яндыз авылында яңа җылылык челтәре һәм заманча блоклы казанлык барлыкка килү — республикабыз һәм “Роснефть” арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү нәтиҗәсе. Соңгы биш ел эчендә “Башнефть” (ул “Роснефть” составында) әлеге килешү нигезендә Башкортстанның шәһәр һәм районнарында 49 торак пунктта 300дән артык социаль объектны төзекләндерергә ярдәм итте.
Иске казанлык авылның административ үзәгеннән дүрт километрда урнашкан, аның тузуы да инде, белгечләр билгеләвенчә, йөз процент тәшкил иткән. Кышкы зәмһәрир салкыннарда сафтан чыкса, бәла булыр иде, шуңа күрә бу көнүзәк мәсьәләләрнең берсе иде, — дип уртаклашты иске яндызлылар. — Хәзер авылыбызда заманча казанлык барлыкка килүенә чиксез шатбыз. Ул югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган, хәвефсез булуы белән аерылып тора.
Югары технологияле казанлык, социаль объектларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итеп кенә калмыйча, торак пунктның экологиясенә дә уңай йогынты ясаячак икән. Бу фикер белән Иске Яндыз авылында җылылык системасының ышанычлы һәм имин эшләвен тәэмин итүдә мөһим роль уйнаучы белгеч Энгельс Камалиев уртаклашты. Ул менә инде тугызынчы ел казанлык операторы булып эшли һәм бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган. Яңа казанлык белән идарә итү өчен дә ул махсус курслар узган, квалификация имтиханын тапшырып, сертификат һәм рөхсәт алган.
- Казанлык операторының эше бик җаваплы, — ди ул. — Җиһазларның өзлексез һәм хәвефсез эшләвен тәэмин итү өчен белем, күнекмәләр һәм тәҗрибә кирәк. Казанлык операторының бурычлары күп: ул җиһазлар белән идарә итәргә, аларның күрсәткечләрен күзәтергә, казаннарның басым, температура һәм су дәрәҗәсе кебек эш параметрларын көйләргә, даими тикшереп торырга, җитешсезлекләрне ачыкларга һәм бетерергә, вак ремонт эшләрен тиз арада башкарырга, системада кулланыла торган суның химик составын анализларга, тимер җиһазларда коррозияне һәм юешләнүне булдырмау өчен кирәкле реагентлар өстәргә, махсус тестлар үткәрергә, эш журналларын алып барырга тиеш.
Яңа казанлык автоматлаштырылган режимда эшли. Аның эшен «Кристалл» системасы контрольдә тота, ул минем телефонга урнаштырылган һәм мин аның ничек эшләвен ерактан да күзәтә алам. Әгәр җиһазларда ниндидер җитешсезлекләр килеп чыкса, сигнал кичекмәстән минем телефонга килә.
Энгельс Михайловичның хатыны Наталья Гавриловна да яңа казанлык төзелүгә бик шат. Ул Иске Яндыз урта мәктәбе директоры булып эшли. Мәктәптә 125 бала укый, көн саен биш авылдан балаларны мәктәпкә һәм өйләренә ике автобус йөртә икән.
- Яңа газ казанлыгы сафка кертелгәч, авылыбыздагы социаль объектларда, шул исәптән мәктәбебездә дә, җылылык белән проблемалар булмаячак, — ди ул.
Шул ук вакытта. Дүртөйле районында “Башнефть”нең хәйрия ярдәме белән төзелгән, яңарыш кичергән объектлар берәү генә түгел. Дүртөйле шәһәренең уртасында балкып утыручы, Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөртүче Яшьләр үзәге, Мәдәният сарае нефтьчеләр ярдәме белән капиталь төзекләндерелде, “Венеция” балалар сәламәтләндерү һәм ял лагеренда яңа бина үсеп чыкты, шәһәрнең үзәк Ленин урамын ремонтлауда, спорт мәйданчыкларын җиһазлауда да нефтьчеләрнең өлеше бар.
2017 елдан Дүртөйле районында “Башнефть” дистәгә якын эре объект төзеде һәм яңартты. Заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән объектлар районның инфраструктурасын яхшырта, шәһәрне һәм авылларыбызны яшәү һәм үсеш өчен уңайлырак итә.
- 2017 елда “Башнефть” “Венеция” балалар сәламәтләндерү һәм ял лагерена яңа бина төзеп бирде, аны быел сигезенче сезон файдаланачакбыз, — дип уртаклашты “Венеция” шифаханәсе директоры Зөлфия Закарина. — Әлеге заманча бина искеләре урынында калкып чыкты, ул дүрт секциягә бүленгән, эчендә бөтен уңайлыклары бар. Һәр смена саен (җәй дәвамында дүрт смена) биредә йөз бала ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Дүртөйледән генә түгел, башкалабыз Уфадан да, Нефтекамадан да, күрше районнардан да безгә балалар бик теләп килә. Быелгы ике сменага юлламалар сатылып бетте дә инде. Безгә бер тапкыр килгән кызлар һәм малайлар, гадәттә, икенче җәйгә дә “Венеция”не сайлый. Лагеребызның яңаруы өчен, әлбәттә, нефтьчеләргә ихлас рәхмәтлебез!
Миләүшә Латыйпова,
«Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотолары.