+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 апрель 2025, 07:27

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде

Кичә, 10 апрельдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең инвестиция комитетының "Инвестиция сәгате" форматындагы чираттагы утырышын уздырды.

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрдеРадий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде
Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде
Эш башланганда төбәкнең беренче вице–премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов республика эшкуарлары белән очрашуларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, алар Радий Хәбиров башлангычы белән агымдагы елда старт алды. Күчмә чараларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрә.

2025 ел башыннан очрашуларда 650 бизнесмен катнашты. Иң борчыган темалар арасында - җир кишәрлекләре һәм кредит ресурслары алу, шулай ук производстволарны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре. Барлык кабул ителә торган карарлар аларны алга таба үтәү өчен йомгаклау беркетмәләрендә чагылдырыла.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, очрашулар формаль булмаган характерда булырга тиеш. Аларның бурычы - эшкуарлык бергәлегенең актуаль сорауларын билгеләү һәм республикада инвестицион мохитне алга таба яхшырту өчен шартлар тудыру.

Инвесткомитет утырышында Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Сергей Молчанов катнашты. Ул республика территориясендә проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынган потенциаль инвесторлар белән эшләүнең төп алымнары турында сөйләде.

Аннары утырышта катнашучылар сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа башлангычларны карады. «Авилат» компаниясе генеральный директоры Шәфоать Хәбибрахманова Бүздәк районында техник киндер эшкәртүне оештыру турында сөйләде.

Инвестор масштаблы проектны гамәлгә ашыруга керешкән инде. 2022 елдан муниципалитет территориясендә авыл хуҗалыгы культурасын үстерә башлаганнар, ә 2024 елда сүс җитештерү заводын эшләтеп җибәргәннәр. Аны төзелештә, химия һәм җиңел сәгәгатьтә төрле материаллар ясау өчен кулланалар.

2025 елга планда - чәчүлек мәйданнарын тагын да арттыру, печән пресслау һәм төргәкләү буенча технологик линияләрне монтажлау. Инвестицияләрнең гомум күләме - 552,7 миллион сум.

Республиканың инвесткомитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа өстенлекле статус бирде. Инвесторга шулай ук эшкәртү җайланмаларын сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтарачаклар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас