+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 апрель 2025, 15:51

Яңа проектларга нигез салына

Аларның исемлеген тәкъдим итәбез.

Яңа проектларга нигез салынаЯңа проектларга нигез салына
Яңа проектларга нигез салына

Тиздән Башкортстанда нинди проектлар пәйда булачак?

Чираттагы «инвестиция сәгате»ндә Радий Хәбиров эшкуарларның берничә инициативасын хуплады.

"Авилат" компаниясе Бүздәк районында 2022 елдан бирле уңышлы эшли. Быелгы планда - чәчүлек мәйданнарын киңәйтү һәм сүсне чистарту, пресслау һәм төрү өчен технологик линияләр урнаштыру. Инвестицияләрнең гомуми күләме-552,7 млн сум.

«Строй Монтаж Д» компаниясе Уфа районында "Dasko" төркеме өчен 20 мең кв. м мәйданлы зур комплекс төзи. Бу склад кына түгел, ә кибет һәм кафе белән тулы бер логистик комплекс булачак, анда 300 кеше эшләячәк. Инвестицияләр - 1,55 млрд сум.

"Миякә Балык компаниясе" бик тиз куәтле индустриаль производствога әверелде. Аның планнарында - җиһазларга 68 млн сум салу, шул исәптән елына 250 тонна пресервалар линиясен. Бу компаниянең позициясен ныгытачак һәм 11 яңа эш урыны булдырачак.

«Астра» компаниясе Уфа районында «Алга» территориясендә клиник-диагностика лабораторияләре өчен анализаторлар чыгарырга җыена. Бу техника чит ил аналогларын алыштырачак. Проектка 185,5 млн сум акча салыначак, ә производствода 80 белгеч эш табачак.

Барлык инвестиция проектлары да өстенлекле статуслар алды. Димәк, республика бизнеска чыгымнарның бер өлешен кайтарачак һәм тиешле ярдәм күрсәтәчәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас