+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2025, 05:41

Белорет эшкуарларын нәрсә борчый?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм республика ведомстволары җитәкчеләре Белоретта бизнес даирәсе вәкилләре белән очрашты.

Белорет эшкуарларын нәрсә борчый?Белорет эшкуарларын нәрсә борчый?
Белорет эшкуарларын нәрсә борчый?
Турыдан-туры диалог төбәк җитәкчелегенең республика районнарында һәм шәһәрләрендә эшкуарлар белән даими очрашулары кысаларында узды.

Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Белорет районы җитештерү эшчәнлеге масштабларын арттыру өчен зур потенциалга ия, шул исәптән «Белорет» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә дә.

– Бер ел элек без биредә Хөкүмәтнең күчмә утырышын уздырган идек инде. Хәзер тагын килдек, чөнки аңлыйбыз - район яшәү өчен уңайлырак һәм бизнесны үстерү, инвестицияләр өчен отышлырак булсын өчен өстәмә көч таләп ителә. Республика властьлары да мондый шартлар булдырырга әзер. Административ процедуралар минимальләштерелде, ярдәм чараларын алу өчен документлар саны кимеде, өстенлекле инвестпроект статусына керү вакыты ике айга кадәр кыскартылды, – дип ассызыклады Премьер-министр.

Спикер искәрткәнчә, системалы эш нәтиҗәсендә Башкортстан инде өченче ел рәттән инвестицион климатның дәүләт рейтингы лидерлары өчлегенә керә һәм сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясе буенча алда бара.

Белорет районында 2730 кече һәм урта предприятие теркәлгән, бер ел эчендә аларның саны 6,1 проценка арткан. Зур өлешен сәүдә предприятиеләре (37 процент), 9,2 процентын - эшкәртү производстволары, 6,4 процентын авыл, урман хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык алып тора.

Очрашуда 139 эшкуар катнашты. Сораулар җир кишәрлекләрен арендалау, туризм, халыкара мөнәсәбәтләр, СВО катнашучыларына ярдәм чараларына кагылды.

Рөстәм Хаҗиев «Геострой» компаниясе апарт-отель төзү өчен әзерләгән җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм итүләрен сорады. Андрей Назаров Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына процессны тизләтергә кушты.

Башкорт токымлы ат үрчетү белән шөгыльләнүче Самат Мусин кыргый хайваннар - бүре, аюлар саны артуга борчыла. Ул халык хуҗалыгына зыян китерә торган һәм халык өчен куркыныч булган җанварларның санын җайга салу өчен чаралар күрелүен сорады.

- Монда ике сорау блогы бар. Белорет районы территориясендә 9 аучылык хуҗалыгы бар. Монда тарифлар билгеләү буенча Башкортстанның Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе белән килешергә кирәк. Икенче блок - бүреләр һәм төлкеләр санын көйләү буенча. Без бүреләрне (5000 сум) һәм төлкеләрне (1000 сум) аулаган өчен бүләкләүне оештыру башлангычы белән чыктык, финанслау көтелә, – дип җавап бирде табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Ателье директоры Наталья Калмыкова, СВО зонасында булган эшкуарларга ярдәм чаралары каралганмы, дип сорады.

- Бүген бездә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 50дән артык ярдәм чарасы бар. СВОда катнашу өчен бизнесны вакытлыча туктатып торган кешеләр өчен берничә преференция каралган, әлбәттә. Болар - республиканың Гарантия фонды йөкләмәләре буенча ташламалы ставка, Башкортстан микрокредит компаниясенә микрозайм бирү вакытын арттыру. Моннан тыш, Төбәк лизинг компаниясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен минималь процент ставкасы буенча ташламалы лизинг ярдәменең яңа төре эшләнә, – диде Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас