+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 апрель 2025, 05:45

Башкортстанда 700дән артык кеше форсайт-сессиядә катнашты

17 апрельдә «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында «Дәүләт эшкуарлык башлангычы» юнәлеше буенча алга киткән идеяләрне генерацияләү буенча форсайт-сессия булды.

Башкортстанда 700дән артык кеше форсайт-сессиядә катнаштыБашкортстанда 700дән артык кеше форсайт-сессиядә катнашты
Башкортстанда 700дән артык кеше форсайт-сессиядә катнашты
Чара бер үк вакытта Уфада «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында узды һәм республиканың барлык муниципалитетларын, онлайн- һәм офлайн-форматта 700дән артык катнашучыны, эшкуарларны, эшлекле берләшмәләр әгъзаларын, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне, бизнеска ярдәм институтлары вәкилләрен, студентларны һәм укытучыларны колачлады.

- Безнең форсайт-сессиянең төп максаты - 2030 елга кадәр үсешнең дәүләт максатларына ирешүгә ярдәм итүче карарларын туплау. Иң конструктив идеяләр төбәк дәрәҗәсендә хупланачак, ә иң уникаль проектлар ил күләмендә катнашу мөмкинлеге алачак, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, форсайт-сессиядә катнашучыларны сәламләп.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас