+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 апрель 2025, 14:36

Дәүләкән икмәге – иң тәмлесе!

Дәүләкән икмәк продуктлары комбинаты җитештерүне модернизацияләүгә 120 миллион сумнан артык инвестиция керткән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә хәбәр ителде.

Дәүләкән икмәге – иң тәмлесе!Дәүләкән икмәге – иң тәмлесе!
Дәүләкән икмәге – иң тәмлесе!

Предприятиенең генеральный директоры Вячеслав Сенаторов компаниянең «Премиум-Групп» агрохолдингы составына керүе һәм берничә юнәлешне – он, катнаш азык, икмәк-күмәч продукциясе җитештерүне берләштерүе турында тулырак сөйләде.

2024 елда компания 38 мең тоннадан артык он һәм 2 мең тоннага якын икмәк җитештергән. Әйләнеш якынча 990 миллион сум тәшкил иткән, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 12 процентка югарырак.

Предприятиедә җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә. Соңгы биш елда инвестицияләр күләме 120 миллион сумнан артык тәшкил итте. Акчалар техник яктан яңадан җиһазландыруга, складлар төзүгә, лаборатория һәм икмәк пешерү җайланмаларын яңартуга, шулай ук махсуслаштырылган транспорт сатып алуга юнәлдерелгән. Якындагы планнарда - 21 мең тонна ашлыкка исәпләнгән яңа силос ашлык саклагычы төзү һәм алга таба матди-техник базаны модернизацияләү.

Предприятие шулай ук гуманитар һәм социаль инициативаларны тормышка ашыра, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров предприятие коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм производствоны алга таба үстерүдә уңышлар теләде.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас