+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 апрель 2025, 05:15

Радий Хәбиров Креатив индустрияләр форумы турында

24 апрельдә Уфада «Иҗади (креатив) индустрияләрне үстерүнең төбәк стандартын гамәлгә кертүнең иң яхшы практикалары» форумы старт ала. Бу зур чара алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров интервью бирде, анда ул төбәктә креатив икътисадны үстерү перспективалары турында сөйләде.

Радий Хәбиров Креатив индустрияләр форумы турындаРадий Хәбиров Креатив индустрияләр форумы турында
Радий Хәбиров Креатив индустрияләр форумы турында
“Бүгенге әңгәмәбез темасы - креатив икътисад. 24 апрельдә Уфада зур форум старт ала, ул бөтен илдән креатив кластер вәкилләрен берләштерәчәк. Һәм беренче сорау: республикага мондый мәйданчык ни өчен кирәк, нинди максатлар куела?” – дип сорады хәбәрче.

– Без бу форумның үсеш тарихында бик мөһим юнәлеш - креатив индустрия дип атала торган яңа сәхифә булачагы турында карар кабул иттек. Алар турында күп сөйлиләр, бу тема бераз элитар. Сүз уңаеннан, күпләр хәтта креатив индустрияләрнең нәрсә икәнен дә аңламый. Әмма без республиканың үсеш өчен потенциалы зур дип саныйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Креатив индустрия нәрсә ул? Шул хакта берничә сүз. Асылда, бу коммерцияләштерү перспективасына ия интеллектуаль иҗади продукт. Әйтик, без үзешчән сәнгатькә, театрларга, сәнгатькә һ.б. ярдәм итәбез. Әмма икътисади эшчәнлекнең төрле тармакларында креатив кешеләр уникаль интеллектуаль продукт - музыка, фильмнар, яңа туристик маршрутлар булдыра. Һәм аларда иҗади, интеллектуаль хезмәт өлеше бар. Без бу өлешнең һәм продуктның үзенең дә коммерцияләшү перспективасы булуын, аларның икътисадка, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсенә, бу очракта республиканың үсешенә йогынты ясавын телибез.

Бу - чыннан да, зур эш. Мин республиканы 2018 ел ахырында җитәкләргә керешкәндә без ярдәм һәм инвестицияләр җәлеп итү системасын формалаштыра башладык. Без кайбер нәрсәләрне нульдән башладык, күп кенә чаралар керттек. Һәм хәзер үзебезне бу өлкәдә бик ышанычлы хис итәбез. Инвестицияләр белән шундый ук юлны без креатив индустрияләргә ярдәм кысаларында башлыйбыз.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның интервьюсы белән тулырак түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин: https://glavarb.ru/ru/news/event/intervyu-radiya-habirova-v-preddverii-foruma-kreativnyh-industriy-76108/

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас