+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 апрель 2025, 12:30

Башкортстан һәм Үзбәкстан сәнәгать кластерын төзиләр

«Инмаш» концерны» һәм «Робо+ » җәмгыятьләре, инновацион робототехника комплексларын кулланып, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерергә планлаштыралар.

Башкортстан һәм Үзбәкстан сәнәгать кластерын төзиләрБашкортстан һәм Үзбәкстан сәнәгать кластерын төзиләр
Башкортстан һәм Үзбәкстан сәнәгать кластерын төзиләр

Сүз бу хакта “ИННОПРОМ Үзәк Азия” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә барды. Шунда ук дәүләтара сәнәгать кластерын төзү турында стратегик килешүгә кул куелды.

Әлеге масштаблы проект яңа кооперация чылбырлары булдыру һәм авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә интеграцион процессларны тирәнәйтү максатында Русия Федерациясенең һәм Үзбәкстан Республикасының әйдәүче предприятиеләрен берләштерәчәк.

- Кластер булдыру илләр арасында сәнәгать кооперациясен ныгытачак һәм авыл хуҗалыгы техникасының эчке базарларда да, халыкара базарларда да көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен тотрыклы җитештерү һәм технологик база булдырачак. Бу хезмәттәшлек мамык, бөртекле культуралар һәм дөге үстерү стратегик мөһим юнәлеш булган Үзбәкстан Республикасында авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас