

Башкортстан Башлыгы коллективны, инвесторларны яңа цех ачылу белән котлады һәм республиканың һәрвакыт предприятие инициативаларын хупларга әзер булуын билгеләп үтте.
- Бәләбәй сөт комбинаты - безнең төбәкнең эшкәртү сәнәгате горурлыгы. Предприятие бик күп кешеләрнең уртак эше нәтиҗәсендә уңышлы үсә. Бергәләп эш урыннары булдыруны дәвам иткән чит ил инвесторларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәбез, - диде Радий Хәбиров.
Предприятиенең генеральный директоры Евгений Линкевич республика җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Тантана азагында Радий Хәбиров Бәләбәй сөт комбинаты хезмәткәрләренә Башкортстан дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук чараның мәртәбәле кунаклары белән бергә яңа производствоны эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә басты.
Фото: glavarb.ru