Тантанада Русиянең энергетика министры Сергей Цивилев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Башнефть» җәмгыяте генеральный директорының нефть һәм газ чыгару буенча урынбасары Виктор Соловых катнаштылар.
- Нефть-газ-химия, энергетика тармаклары турында сөйләсәк, болар - һичшиксез, безнең республика икътисадының нигезе. Һәм бүген, форсаттан файдаланып, бу сектор предприятиеләре җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бик катлаулы заманда яшибез, әмма сезнең хезмәтегез, сезнең коллективлар эше нәтиҗәсендә предприятиеләр үсә. Яшәп кенә калмый, алар производстволарны яңарту программаларын саклап калды, инвестиция проектларын дәвам итә һәм моның өчен сезгә зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
- Башкортстан — илебезнең мөһим сәнәгать үзәге. Русия Федерациясенең ягулык-энергетика комплексы өчен мөһим үзәк. Махсуслаштырылган күргәзмәгә шулкадәр Русия субъектлары вәкилләре һәм халыкара катнашучылар килүенә мин бик шат. Безнең алда зур сынау тора, без башка ил төзибез. Безнең Президент Владимир Путин безнең алга яңа дөньяда лаеклы урын алу бурычын куйды. Гаделлек, үзара файда һәм дуслык мөнәсәбәтләренә нигезләнәчәк дөньяда. Без сезнең белән Русиянең иң югары технологияләргә нигезләнгән яңа, заманча электр энергетикасын төзергә тиеш, - диде Русиянең энергетика министры Сергей Цивилев.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.